tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Харис Үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш дип исәпли
Ренат Харис Үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш дип исәпли

Ренат Харис Үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш дип исәпли

Татар халкының милли үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш дип исәпли шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Үсеш стратегиясенең нигезендә дин була алмый, чөнки ул бездән аерым. Ә менә тел һәм әдәбият булачак проектның төп нигезен тәшкил итәргә тиешләр. Чөнки алар икесе дә кешедә әхлак, аң тәрбияли. Бөтен сәнгатьнең нигезендә, хәтта рәсем, театр, вокал сәнгатьләренең асылында, әдәбият ята”, – диде Ренат Харис.

Аның фикеренчә, бүген педагогик университетны торгызу төп бурычларыбызның берсе булып тора. Моның өчен иң башта яңа укытучылар булдыруның концепциясен төзү зарур.

Хәтта дөнья аренасына чыгып, сүз сөйләрлек сәясәтче дә әзерли алмаганбыз, ди ул. Төп милли проблемаларга шагыйрь кино сәнгатенең булмавы һәм авыллар бетә калса, татар телен ничек саклап калу мәсьәләләрен кертеп карый.

Милли үсеш стратегиясе белән бәйле әлеге һәм башка тәкъдимнәрен Ренат Харис язма рәвештә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка аның язучылар белән очрашуы вакытында тапшырган.

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*