tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Ибраһимов Казанда эшлекле ифтарда катнашты
Ренат Ибраһимов Казанда эшлекле ифтарда катнашты

Ренат Ибраһимов Казанда эшлекле ифтарда катнашты

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, җырчы, режиссер, композитор, актер Ренат Ибраһимов Дәүләт Кремль сараенда куйган юбилей концерты программасы белән 30 август көнне Казан спорт сараена киләчәк. Бу хакта җырчы “Бригга” ресторанында үткән эшлекле ифтарда әйтте.

Ифтар яшь эшмәкәрләр аралашуы белән башланып китте. Беренче булып махсус кунакларның берсе, 3 кафе һәм 2 “Марокко” рестораны хуҗасы Рамил Гарипов чыгыш ясады. “Бизнесны үзең яхшы белгән эш белән башларга кирәк. Иң беренче чиратта, синең үзеңә кызык булырга тиеш. Мин үзем бизнес белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә башладым. Киләчәктә күпмедер табыш булсын өчен, бүгенге көндә нәрсәдәндер баш тартырга кирәк булган чаклар да булды. Барысы да кешенең үзен формалаштырудан тора. Кеше үзенең шәхси сыйфатларын үзе күрә белергә, үзе аңларга, үзе күзәтергә тиеш”, – диде Рамил Гарипов.

Ифтарның авыз ачу вакытына махсус кунаклар Ренат Ибраһимов һәм Россия Федерациясе буенча зур чаралар оештыручы, инвестор Азат Галәмшин килделәр.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Ренат Ибраһимов белән эшмәкәр кешенең ураза тотуы үзенчәлекләре турында сөйләште. “Мин уразаны бер 10 ел тотам инде. Ураза тоту – ул чын рәхәт. Бераз авырып киткән вакытларда уразадан чыгарга туры килгән чаклар да булды, әмма мин ул көннәрне ахырдан барыбер тотып бетердем. Ураза кешене тәртипкә кертә. Аны бер көнен дә бозмыйча тотарга кирәк. Тормыш иптәшем Светлана бүгенге көндә кечкенә бала ашату сәбәпле ураза тотмый. Бизнеска килсәк, ураза бизнеска бик булыша, ураза вакытында күңел гел бик тыныч. Ураза вакытында бар булган проблемалар да тузан булып тоела”, – диде җырчы.

Ренат Ибраһимов 30 август көнне Казан спорт сараенда булачак концертының 50 проценты татар җырларыннан торачагын әйтте. “Минем ул концертымда күбрәк татар җырлары булачак. Казан җырчылары да катнашачак. Мәскәүдә татар җырлары белән генә булмый, анда алай эшләргә ярамый. Мәскәүдә күпчелек халык рус телендә сөйләшә. Андый вакытта татарча җырлаган очракта да, җырларны бик профессиональ итеп, иң югары дәрәҗәдә башкарырга кирәк”, – диде Ренат Ибраһимов.

Ифтар катнашучылары чара дәвамында намаз да укыдылар. Авыз ачкан вакытта “Abadeli” группасы “Заман” һәм “Ярату җыры” җырларын башкарды. Эшлекле ифтар күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

 

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*