tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Вәлиуллин: Татар стратегиясендә төбәкләр язмышы аерым урын алырга тиеш
Ренат Вәлиуллин: Татар стратегиясендә төбәкләр язмышы аерым урын алырга тиеш

Ренат Вәлиуллин: Татар стратегиясендә төбәкләр язмышы аерым урын алырга тиеш

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин татар халкының милли үсеш стратегиясе проектында һәр төбәк язмышы аерым урын алырга тиеш дип белдерде. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Концепциядәге тел, мәдәният, мәгариф, сәяси вәзгыять дөрес билгеләнелгән. Әмма стратегияне язганда, күбрәк Татарстан күзлегеннән карап эш итү чагылыш таба. Шуңа күрә бер үзәктән генә бу проектны булдырсак, ул отышлы булырмы һәм аның киләчәге нинди булыр дигән сорау туа”, – дип, үз борчуларын белдерде Ренат Вәлиуллин.

Аның фикеренчә, республикадагы һәм төбәкләрдәге вазгыять шактый аерыла. Шуңа күрә стратегиядә, максатлар киңәйтелеп, төбәкләрдәге үзенчәлекләр дә исәпкә алынырга тиеш. Бигрәк тә тел вазгыятен аерым аңларга кирәк.

“Стратегиядә, беренче чиратта, татар милләтен саклап калу түгел, ә аның үсеш юллары ачык күрсәтелергә тиеш”, – диде Ренат Вәлиуллин.

Бөтендөнья татар конгрессының стратегия буенча чит төбәкләрдәге киңәшмәсендә әлеге мәсьәләләргә игътибар тагы да юнәлтелер әле, дигән өметтә калды ТР вәкиле.

Бүген Петербург җирлегендә якынча 31 мең, Ленинград өлкәсендә 9 мең татар яши дип исәпләнелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180205/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*