tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале
Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале

Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале

2014 елның 10-14 октябрь көннәрендә Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале уздыралачак.

Фестивальнең продюссеры һәм идея авторы Динар Байтемиров шулай дип әйтә: «Гатчина шәһәре безнең тарафтан юктан гына сайланмады. Нәкъ менә шушы шәһәрдә Русиядәге шахмат мәктәбе башлангыч алган. Гатчина – беренче рус гроссмейстеры Михаил Чигоринның туган җире дә әле ул. Бүгенге көндә Рәсәйдәге иң тәҗрибәле, танылган шахмат клубы да нәкь менә шушы үзенчәлекле шәһәрдэ эшләп килә».

Рәшит Нәҗметдинов исемен сайлауда да үзенең үзенчәлекләре бар. Ул халыкара шашка һәм шахмат уеннары мастеры, СССРнын танылган тренеры, биш тапкыр Русия чемпионы, өч тапкыр СССР чемпионы. Шахмат буенча беренче һәм бердәнбер дәреслекнең авторы да Нәҗметдинов!

«Бу ярышлар татар шахматистның исемен таныту өчен һәм шахматның юкка чыкмавы өчен үткәрелә. Нәҗметдинов исеме бөтен Гатчина шәһәренең шахмат өләкәләрендә бик танылган, әммә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә бу татар шахматистын әле белеп үк бетермиләр. Бүгенге көндә иң мөһим максатларнын берсе булып Нәҗметдиновның исемен шушы зур шәһәрләрдә дә таныту тора», – дип үз фикерен белдерде Динар.

Бу турнирлар шахмат спортын алга җибәрүдә зур этәргеч, шахматистларның спорт осталыкларын үстерүгә, шулай үк Рәсәй субъектларының милләтара һәм иҗади бәйләнешләрнең ныгуына, туган телебезгә кызыксынуны арттыру һәм таратуга,татар халкынын мәдәниятенең үсешенә зур уңай йогынты ясар дип өметләнә оештыручылар.

Киләчәктә «Гатчина – Казан», «Ленинград өлкәсе – Татарстан» матчларын, Гатчинада «Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мемориал»ны ел да үткәрергә планлаштыралар.

Фестиваль дүрт көн дәвамында барачак. Фестивальнең ачылыш кичәсе 10 октябрьдә Гатчинанын «дебют» шахмат клубында билгеләнелеп үтәчәк. Җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнеләчәк.

Фестивальдә катнашу өчен гаризаларны Гатчина муниципаль районының шахмат рәисе Каралкин Максим Викторовичнын электрон адресына җибәрергә кирәк: [email protected]

Гөлназ Бадретдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*