tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сәнҗәпов: Татарстан эшмәкәрләренә без кайчак көнләшеп тә карыйбыз
Рәшит Сәнҗәпов: Татарстан эшмәкәрләренә без кайчак көнләшеп тә карыйбыз

Рәшит Сәнҗәпов: Татарстан эшмәкәрләренә без кайчак көнләшеп тә карыйбыз

Чувашия Республикасы Батыр районы “Сәнҗапов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов елдан-ел авыл эшмәкәрләре саны артуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, дәүләт моңа зур игътибар бирә, күп кенә дәүләт программалары эшләп килә, бигрәк тә Татарстанда. Ул үзләренең Татарстан эшмәкәрләренә хәтта көнләшеп тә карауларын әйтте. Без инде төбәктәге эшмәкәрләр үзебезгә-үзебез, ди ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызда бүгенге көндә 40лап дәүләт программасы эшләвеш һәм шуларның күпчелеге – 30га якыны авыл белән бәйле программалар булуын әйтте.

Ни өчен без авыл белән эш итәбез. Авыл – ул нигез. Һәр милләтнең нигезе. Гореф гадәтләребезне, татарлыгыбызны шәһәрдә саклавы бик авыр. Шуңа авылга ярдәм кирәк, авылда эш урыннары булдырырга кирәк. Сезнең кебек эшмәкәрләр – алар үрнәк. Бездәге кебек ярдәм булмаса да, гөрләтеп эшләп ятасыз, – диде Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәнҗапов җыгышына җавап итеп.

Искәртеп узыйк, бүген “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Делегатлар өч көнлек форумга нәтиҗәләр ясый, алдынгы эш тәҗрибәләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында тәкъдим ителә.

Чувашия эшмәкәре бүгенге көндә үзләрендә 50гә якын сөт һәм ит продукциясе җитештерелүен әйтте. Әмма җитештерү белән генә булмый, продукцияне сатарга да кирәк, ди ул. Шуңа күрә кооперация мәcьәләләренең көнүзәк мәсьәләләр рәтендә тора.

Рәшит Сәнҗәпов бу өлкәдәге берничә борчу тудырган факторларга да тукталып китте. Кибет киштәләрендә фальсификатның күп булуы зур проблема буларак билгеләп үтелде. Моңа каршы бердәм көрәшкәндә генә аны җиңеп булачагы әйтелде. Җыенның эшмәкәрләр өчен файдалы тәҗрибә алмашу булуын билгеләп узып, эшмәкәр оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Татарстаннан күп нәрсәләргә өйрәнеп китүләрен әйтте.

Без бу җыенга эшмәкәр буларак кына килмәдек. Беренчедән, без барыбыз да татар авыллары эшмәкәрләре. Икенчедән, эшләгән эшләребездә, әлбәттә, татарда булган татарлык хисләре ята. Чөнки күңелең кушмаган булса, эшне эшләп булмый, – дип белдерде ул һәм мондый җыеннарны дәвам итәргә кирәклеге ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*