tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде
Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде

Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәповка “Чувашстан Республикасы Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем алуы белән Рәшит Шәйхулла улын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Эшегездә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, бәхет-шатлыкта яшәгез. Без Сезгә саулык-сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәпов 2008-2015 елларда «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе вазифасын башкарды. Хәзерге көндә Чувашстан Республикасының Батыр районында крестьян-фермерлык хуҗалыгын җитәкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*