tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сәнҗәповны котлыйбыз
Рәшит Сәнҗәповны котлыйбыз

Рәшит Сәнҗәповны котлыйбыз

Чувашиянең Батыр районы

“Сәнҗәпов крестьян-фермер хуҗалыгы” җитәкчесе

Р.Ш.Сәнҗәповка

 

Хөрмәтле Рәшит Шәйхулла улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия күләмендәге «Эшмәкәрлек – уңыш» бәйгесендә катнашып 2 урынга лаек булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм.

Без Сезне Чувашиянең Батыр районы Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, үз авылдашларыгызга күп игелек кылган, эшчән, милли рухлы кеше буларак беләбез. Туган авылыгыз Озын Куакны  ташламыйча, туган җирегездә, туган туфрагыгызның көчен алып Крестьян-фермер хуҗалыгы торгызып зур уңышларга ирешүегез милләтебез өчен олы горурлык булып тора. Сезнең дәрәҗәгезне авылда гына түгел, район, республика күләмендә дә таныйлар. Чөнки Сез Шыгырдандагы Үзәк Җәмигъ мәчет төзелешенә ярдәм иттегез, фәнни конференцияләр, республика сабантуйлары һәм башка күп чараларга химаяче буларак та матди ярдәм күрсәтеп торасыз. 2010 елда төзелгән “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасының рәисе булып торгандагы эшчәнлегегез дә югары мактауларга лаек.

Сезгә тормышыгызда саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм имин көннәр телим.

Ихтирам белән,

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Шәйхразиев В.Г.                                                                                  

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*