tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сөнәев татар яшьләренә лекция укыды
Рәшит Сөнәев татар яшьләренә лекция укыды

Рәшит Сөнәев татар яшьләренә лекция укыды

Бүген татар яшьләре форумының 3нче көнендә делегатларга дөньякүләм танылган астрофизик, күпсанлы халыкара премияләр лауреаты Рәшит Сөнәевнең лекциясен тыңларга насыйп булды.

Үз чыгышында Рәшит Сөнәев соңгы 20 елда кешелек актив рәвештә йолдызлар эзләү һәм әлеге фәнгә зур игътибар бүлүләрен ассызыклады. Лектор аеруча Кеплер иярчененең  эшчәнлеген билгеләп узды. Танылган астрофизик бүгенге көндә 2841 планета системаларында 3798 экзопланета билгеле булуын һәм һәр ел саен кешеләр әлеге өлкәдәге белемнәрен арттыру өчен төрледән-төрле технологияләр өстендә зур эшләр алып баруларын сөйләде.

Лекция барышында Рәшит Сөнәев “Мир-Квант”, “Гранат”, “Спектр-Рентген-Гамма” һәм башка халыкара астрофизика обсерваторияләренең табышлары белән бүлеште. Шулай ук Рәшит Али улы үзенең укытучысы Яков Зельдович турында җылы истәлекләре һәм танылган астрофизик Николай Шакура белән уртак эшчәнлекләре турында да таныштырды.

Лекция тәмамлангач Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев милләттәшебез Рәшит Сөнәевкә олуг рәхмәтләрен җиткереп истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*