tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сюняев: “Без яшәгән галактика әллә ни зур түгел – аны яктылык 30 -100 мең елда үтеп чыгарлык. Анда 100 млрд планета бар…”

Рәшит Сюняев: “Без яшәгән галактика әллә ни зур түгел – аны яктылык 30 -100 мең елда үтеп чыгарлык. Анда 100 млрд планета бар…”

Астрофизик Рәшит Сюняевның 2018 нче елның августында Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары алдында җиһанның төзелеше турында лекция сөйләде. Бу лекциянең 2 нче өлешендә сүз безнең Кояш системасыннан читтәге йолдызлар һәм планеталар турында барды. Без яшәгән галактика зур түгел – аны яктылык 30 -100 мең елда үтеп чыгарлык. Шул тирәлектәге 100 миллард планетаның биштән бере җир белән чагыштырырлык зурлыкта. Миллиардларча йолдыз һәм планета арасында суны сыек хәлдә яшәтә, бактерияләр урчетә, акыллы җан ияләре очрый алырлык җисемнәр күп кенә булырга мөмкин икән.

Рәшит Али улы үзенең бабасы Абдрахманның күктәге Тимер казык йолдызын татарча атавын искә алды.

Лекциянең дәвамы турында видеоязмалар татар конгрессы интернет сәхифәсенең арытаба чыгарылышларында куелачак.

Белешмә

Рәшид Сюняев – Мюнхенда яшәүче татар галиме, Россия фәннәр Академиясе хакыйкый әгъзасы РФ дәүләт бүләге иясе. Ул Германиядәге һәм АКШ тагы фәнни институтларда һәм лабораторияләрдә зур фәнни-тикшерү эшләрен җитәкли. Астрофизика фәнен, планеталар һәм йолдызлар тормышын аның кебек тирән белүче галимнәр бик аз. Төрле илләрнең академияләренә кабул ителгән һәм астрофизика буенча дөньядагы иң зур бүләкләргә лаек булган Рәшит Сюняевның лекцияләрен тыңлау бик тар даирәдәге белгечләргә һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә генә насип була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*