enrutat
Баш бит / Рәшит Заһидуллин: “Өйдә театр турында сөйләшмибез”
Рәшит Заһидуллин: “Өйдә театр турында сөйләшмибез”

Рәшит Заһидуллин: “Өйдә театр турында сөйләшмибез”

“Кәрим Тинчурин белән безнең бәйләнешләр аз түгел, ди Рәшит Галиевич үзе бераз шаяртып — ул Гали улы, мин дә Галиевич. Хатынының исеме — Заһидә, минем исә фамилиям Заһидуллин!”

Режиссер һөнәрен еш кына шахтер эше белән чагыштыралар. Шахтер җир астыннан байлык чыгарса, режиссер — сәхнә биеклегендә рухи байлык тудыручы кеше. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллинның К.Тинчурин театрында баш режиссер булып эшли башлавына быел март аенда егерме ел тулды.

zag1

Хәер, Заһидуллиннар гаиләсе өчен 2013 ел төрле юбилейларга бай. Хатыны, шулай ук К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты Җәмилә Әсфәндиярова белән гаилә корып яши башлауларына чирек гасыр икән бит инде. Режиссер белән бүгенге очрашуыбыз гаилә, бала тәрбияләү һәм, әлбәттә инде, иҗатка багышлана.

— Рәшит Галиевич, Татарстаннан читтә туып үскәнсез. Шулай да татар мохитенә бик тиз кереп киттегез. Бала чагыгызның тамырлары кая барып тоташа?

— Мин Пермь өлкәсенең кечкенә генә ябык бистәсендә тудым. Безнең клубта үзешчән сәнгать бик әйбәт иде. Бистә яртылаш хәрбиләрдән торгач, инфраструктураның да бик яхшы булуы табигый. Төрле түгәрәкләргә йөрдем. Әлбәттә, алар рус телендә, ләкин бистә үзе интернациональ. Өйдә яртылаш татарча, яртылаш русча сөйләшә идек. Җәй көне Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында абыем белән өчәр ай торган чаклар булды. Әти-әнием шул яктан минем. 1982 елда Казанга килдем. Театр училищесының актерлык бүлегенә укырга кердем. Бер ел укыганнан соң армия сафларына киттем. Юнона Карева һәм Вадим Кешнер бүлегендә яңадан укый башладым.

— Ә режиссер булу теләге ничегрәк бөреләнде?

— Мәскәүнең Щукин институтында режиссер бүлеген тәмамладым. Режиссер булу теләге училищеда укыганда ук туган иде инде. Үземнең диплом эшем — студент чакта ук куйган спектакль. 1992 елда Роберт Әбелмәмбәтов режиссер итеп чакырды. Ул вакытта Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның бер әсәре дә куелмый иде. Эшемне бөек драматургның әсәрен куюдан башладым. Оригиналда “Йосыф-Зөләйха” дип атала, сәхнәдә “Хәйләсез дөнья файдасыз” дип бирдек. Бу — минем беренче татар спектакле, 1992 елның 28 декабрендә сәхнәгә чыкты. Бу вакытта әле режиссер дипломы алмаган идем. Шунысы кызыклы: егерме елдан соң “Йосыф- Зөләйха”ны янә сәхнәләштерергә туры килде. Монда инде оригиналына мөрәҗәгать иттем. Театрга баш режиссер тәкъдименә карыштым әле. Моңарчы берничә әсәр генә куйган бар иде бит. Бернинди тәҗрибә юк. К.Тинчурин театрында (ул вакытта күчмә театр) эшләү өчен шартлар бөтенләй башкача! Шулай да озак уйланулардан соң мине вазифага раслап фәрман чыкты. “Мәхәббәткә мәдхия” — баш режиссер буларак әзерләгән беренче хезмәтем.

— Яшь булуыгызга да карамастан, тирән эчтәлекле, тарихи әсәрләрне дә сәхнәгә күтәрә башладыгыз…

— “Итил суы ака торур” әсәрен сәхнәләштердем. Әле ул вакытта бу теманы күтәрүче дә юк иде. Идел буе Болгарстаны, дин турында да зурдан кубып сөйләү юк. Сәхнәдән догалар укылды. Идел Болгарстанының исламны кабул иткән чоры тасвирлана.Сәхнәдә кырыклап артист, җиңел куелган әсәр димәс идем, Нурихан ага Фәттах белән озак-озак сөйләшүләр булды. Бу спектакльне куюга ул каршы да чыккан иде. Ләкин мин аны күндерә алдым. “Үзегезгә ошамаса, сәхнәдән алачакбыз, репертуарга кертмәячәкбез”, дигәч кенә ризалашты. Ә караганнан соң ошатты, шулай итеп “Ител суы…” безнең репертуарга кертелде. Минем яраткан спектакльләрнең берсе ул. Брехтның “Кураж ана” спектакле дә театрның шул чор уңышы, стационар иҗат икәнен аңлатучы бер этап булды кебек.

— Рәшит әфәнде, режиссер — эгоист һөнәр, диләр…

— Бар режиссер, бар баш режиссер дигән хезмәт. Профессия һәм вазифа икесе ике нәрсә. Кеше талантлы режиссер була ала, шул ук вакытта булдыксыз оештыручы. Баш режиссер булып та таланттан мәхрүм калмаганнары очрый. Бу ике юнәлешне бергә алып бару — шактый авыр йөк. Мәсәлән, миңа спектакль кую ошый. Материалны яратам икән, мин аны куям. Ул мәхәббәт минем артистларыма да күчә. Артистларымны әйбәт йә начарга бүлмим. Көндәшлеккә килгәндә исә, мин беркем белән дә ярышмыйм. Бу ахмаклык дип саныйм. Бер-береңә көнләшеп карау мәгънәсезлек, чөнки теге яки бу мәсьәләгә һәркемнең үз карашы бар. Һәрбер иҗади профессиягә күпмедер эгоистлык хас инде ул. Режиссерлар бу сыйфат ярдәмендә генә идарә итә дип әйтү дә дөрес булмас иде. Минем иҗатым артистлар аркылы тормышка ашырыла. Һәм минем артистларымның булмышы нинди, шундый итеп аларны кабул итәм. Конкуренциягә килгәндә, бер труппада ике режиссер эшләсә, бәлкем, була торгандыр. Ике театр арасында конкуренция була алмый. Минем мөмкинлекләрем дә башкача бит. Театрлар төрле булган саен милли сәнгать өчен әйбәтрәк дип уйлыйм.

— Режиссер үз артистлары өчен ул педагог та бит әле…

— Әлбәттә, дөньяга караш, тормыш нечкәлекләре хакында сүз булмаса, спектакль, роль турында диалог бара. Артист, чыннан да, күп нәрсәне режиссер күзе аша тоемлый. Бу очракта ул режиссерны кабатлый дип уйлыйм. Спектакль куйганда артист режиссер белән конфликтка керә икән, бу хәл сәхнә әсәрендә барыбер тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә артист белән режиссер уртак фикергә килеп эш итәргә тиеш. Югыйсә, иң беренче роль челпәрәмә киләчәк, ә аннары инде тулаем спектакль юкка чыгачагын көт тә тор. Режиссер нәрсә теләгәнен алдан ук белергә һәм артистка караганда 100 тапкырга әзерлеклерәк булырга тиеш.

— Сез бит әле атаклы актриса Шәхсәнәм Әсфәндиярованың кияве, бердәнбер кызының ире. Аның белән уртак телне ничегрәк таптыгыз?

— Бик җиңел. Дүртенче курста укыганда, Җәмилә белән өйләнештек. Бергә яши башлавыбызга быел 25 ел булды. Ә Шәхсәнәм Әсфәндиярова белән бернинди проблема булмады. Ул бик гади, эчкерсез, конкрет кеше иде. Үзенә нәрсәдер ошамаса, күзгә бәреп әйтә ала. Ул безнең спектакльне дә карарга килде, аннары мин танышырга дип өйләренә бардым. Ә калганы башкаларныкы кебек үк булды инде. Өйдә без театр турында сөйләшергә тырышмый идек. Шулай да спектакльләремне яхшы кабул итә, конкрет киңәшләрен җәлләми иде. Ул бик рәхмәтле тамашачы һәм рәхмәтле тәнкыйтьче булды. Безнең театрда аның укучылары да эшләгәч, Шәхсәнәм Ибраһимбәковна репетицияләргә дә килгәләде. Аның театр сәнгатенә үз карашы, безнең үз карашыбыз иде. Ул һәрчак академик театр югарылыгыннан фикер йөртте.

— Театрда сезне бик таләпчән диләр, ә гаиләдә  нинди?

— Шундый ук, күземә генә карап торалар. Җәмилә белән бергәләп Даниял исемле егет үстерәбез. Баланы аерым утыртып тәрбия биргән юк. Бала бездән күреп тәрбияләнә инде ул. Алдан ук әйтеп куям, театр белән алай мавыкмый(!) Ник алай дим, чөнки бер гаиләдә өч артистны без беләбез инде. Ул гаилә өчен бик күп. Улыбыз хәзер заман кешесе, 8-9 яшендә компьютер белән дуслашты. Бик күп программаларны эшкә җигә ала. Хәттә аннан файда да күрә, кесәлек дигәндәй акча да эшли үзенә. Хәзер аңа 14 яшь, программист буларак төрле сайтлар эшли. Исемен әбисе, Шәхсәнәм Әсфәндиярова тапты. “Даниял Алланың якын кешесе дигәнне аңлата”. Улыбыз әбисе үлгәч дөньяга килде. Кызганыч, Шәхсәнәм ханым аны бик көтсә дә, күреп өлгермәде. Даниял белән кечкенәдән үк олы кешеләр белән сөйләшкән шикелле сөйләшә идек. Бала-бала дип кенә утырмадык. Аның фикере һәрвакыт исәпкә алына. Шуңа күрә дә ул мөстәкыйль булып үсте. Без үзебез дә аның белән бергә үстек дияр идем. Кечкенә вакытта олылар соравын биргәндә дә зурларча җавап бирә идем, ничек бар шулай аңлатырга, алдаларга тырышмадым. Мин заманында бик күп тәмәке тарттым. Даниялга өч яшь ярым чагында, чупа-чупс таягын тәмәке итеп уйнаганын күргәч, тәмәке тарту начар гадәт дип аңлата башладым. Ә ул: “Син тартасың ич”, ди. Менә шулай итеп тәмәке тартмаска да өйрәтте әле ул мине. Баланы үз мисалыңда тәрбияләргә кирәк. Мәктәптә бишлегә генә һәм үзе теләп укый. Көчләп тегене эшлә, моны эшлә дип әйткән юк безнең аңарга. Бокс, каратэ белән шөгыльләнә. Шулай булгач, урамда да үзе өчен үзе җавап бирә ала торган егет ул безнең.

— Җәмилә ханымга сәхнә тормышы җиңел бирелмәгәндер. Әнисе данлыклы актриса, ә аннары ире театрның баш режиссеры…

— Барысы да булгандыр, тик вакытлар узу белән бер нормага килә инде ул. Хәзер аңа “Мин яхшы актриса”, — дип исбатларга кирәк түгел. Ул үзенең талантын миңа кадәр үк раслаган артист. Бу яктан мин бик уңдым. Мин килгәнче театрда ул уйный һәм баш рольләрне дә күп башкара иде инде. Аның уңышлы рольләре күбесенчә миңа бәйле түгел. Әле театралларның “Җәмиләгә нишләп аз роль бирәсең?” дип әйткәне дә бар.

— Чыннан да шулай кебегрәк шул. Егерме биш ел янәшә атлаган хатыныгызга юбилей бүләге дә ясарга җыенмыйсызмы?

— Бу хакта уйланганым юк иде шул. Бәлкем, мин ялгышамдыр, нишләп аңа игътибар аз икән дип уйлап куйгалыйм үзе. Башкалар «үзенекен генә уйната бу» димәсеннәр өчен шулай килеп чыккандыр инде. Ул үзе беркайчан да үпкә белдермәде. Шуңа күрә егерме биш ел тату яшибездәдер инде. Җәмилә белән уртак телне яшь чагыннан ук тиз таптык без. Төрле низагларга безнең гаиләдә сәбәп тә юк бит. Безнең бер генә сәбәп булырга мөмкин — иҗат. Эш турында сөйләшә башласак, сүзгә килүебез ихтимал. Шуңа күрә эштәгене эштә калдырырга күптән өйрәндек инде. Барысын да сөйләп бетермим. Шуны гына әйтим: тиздән яңа бер куелышта Җәмилә “Гамлет”та Гертруданы уйнаячак.

Автор: Мөршидә Кыямова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*