tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәсилә Габдрахманова: «Өйрәнергә дә, өйрәтергә дә әзер»
Рәсилә Габдрахманова: «Өйрәнергә дә, өйрәтергә дә әзер»

Рәсилә Габдрахманова: «Өйрәнергә дә, өйрәтергә дә әзер»

19нчы мартта Казанда “Россиянең иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсына йомгак ясалды. Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемен йөрткән 6нчы гимназия укытучысы Рәсилә Габдрахманова һәм Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемен йөрткән 20нче гимназия укытучысы Гөлназ Галиева җиңүчеләр дип игълан ителделәр. Быел әлеге конкурс­ка регионнарда эшләүче татар теле укытучылары беренче тапкыр катнашты. Үзебезнең татар теле укытучыбызның Казаннан җиңү яулап кайтуы — Удмуртия татарларының да җиңүе бит. Түбәндә урын алган әңгәмәбез шул хакта.

— Җиңү җиңел бирелми. Аның өчен сез күпме юллар үттегез?

— Әлеге бәйге турында директорыбыз Гөлчәчәк Әхмәтова әйтте. Мондый конкурсларда катнашу өчен бик күп әзерлек кирәк. Шуңа күрә катнашасым килмәгән иде. Соңыннан шаярып кына беренче турга эшләремне юлладым. Шул урында тукталыр дип уйлаган идем. 1нче мартта Казаннан шалтыратып: “Сезне котлыйбыз, сез икенче турга үттегез”, — диделәр һәм конкурста катнашу өчен әзерләргә тиешле биремнәрне тезеп киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә шулкадәр күләмле эшне әзерләү өчен бик күп вакыт һәм көч кирәк булды. Аннан тыш, эссе язарга, 20 ел буе эшләгән дәвердә җыйган тәҗрибәне туп­лап, Интернет-ресурска урнаштырырга кирәк иде.

Конкурсның беренче баскычында без Казан шәһәре мәктәбендә ачык дәрес күрсәтергә тиеш булдык. Мин 6нчы сыйныфта әдәбият дәресен сайладым. Ә дәреснең темасы ике көн кала гына билгеле булды. Методик берләшмә җитәкчесе Рәсимә Фоат кызына рәхмәт, аның белән киңәшләшеп, дәрес планын яздым. Казан укучылары дәрестән бик канәгать калдылар. “Иң ошаган дәрес сезнеке булды”, — диделәр. Жюри әгъзалары: “Иң зур бәяне укучылар бирделәр”, — диделәр. Икенче баскыч “Мастер-укытучы” дип аталды. Монда без мастер-класс, педсовет һәм белем бирү проектын якладык. Әлеге өлештә көндәшләр белән бер командада эшләргә туры килде. “Укытучы-лидер” дип аталган өченче баскычта бездән имтиханны Татарстанның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов үзе алды. Аның сорауларына законнарга таянып җавап бирергә кирәк иде. Сораулар төрле, әмма алар барысы да мәгарифкә кагылышлы иде. Ачылу һәм ябылу тантанасы Казанның 117нче лицеенда узды. Җиңү минем өчен көтелмәгән хәл булды. Чөнки һәр регионнан бик көчле, тәҗрибәле укытучылар килгәннәр, алар һәрберсе җиңүгә лаек иде.

— Сезгә конкурста Татарстан командалары белән бергә эшләргә туры килде. Удмуртиядә һәм Татарстанда эшләүче татар теле укытучылары арасында аерма сизелдеме?

— Әлбәттә, чөнки безнең эшләү шарт­лары төрле. Чит төбәкләрдә эшләүче укытучыларның вазифалары — татар телебезне саклап калу. Без — Федераль стандартларга туры китереп дәрес бирүче генә түгел, ә милләт сагында торучылар. Бу эшне мәктәп үзе генә башкарып чыга алмый. Без татар мил­ли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, Халыклар дуслыгы йортында эшләүче белгечләр белән бер команда булып эшлибез. Максатыбыз — телне саклау һәм үстерү. Конкурста да телебезне саклау өчен татар җәмәгатьчелеге белән ничегрәк эшләвебезне күрсәтергә тырыштык. Ә Татарстанда эшләүче укытучыларның максатлары, бурычлары икенче төрле. Анда татар телен өйрәнү дәүләт тарафыннан куелган. Татар телен өйрәнергә кирәклеген аңлыйлар. Алар югары стандартларга туры килгән дәресләр бирәләр, һөнәри осталыкларын үстерү өстендә эшлиләр. Тагын шунысын да өстисем килә: Татарстанда Удмуртиядәге милли мәгарифне югары бәялиләр. “Сез яхшы эшлисез, башкаларга үрнәк итеп куярлык”, — дип әйттеләр.

— Ә сез бу фикер белән килешәсезме? Удмуртиядәге милли мәгарифне башка төбәкләргә үрнәк итеп куярлыкмы?

— Башкортстаннан килгән укытучы: “Безне кысалар”, — дип зарланды. Ырынбурдан килгән укытучы: “Татар телен өйрәнү бездә түгәрәк кенә булып калды”, — диде. Кайберәүләр: “Бездә 10 һәм 11нче сыйныфларда бөтенләй татар теле юк”, — диләр. Кайдадыр бер дәрес булып кына калган. Ә бездә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кыскартылмады. Мәктәпләрдә татар сыйныфлары бетүгә йөз тотса да, гимназиядә татар теле дәресләре укыту планында ничек каралган, шулай сакланды. Гимназиядә 10, 11нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуны да дәвам итәбез. Дөрес, респуб­ликада татар сыйныфлары кимеп бара. Монысы икенче мәсьәлә. Монда безгә кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк. Бергә эшләгәндә генә әти-әниләрне татар сыйныфларына тарта алырбыз.

— Ижау шәһәрендә 6нчы гимназия — татар сыйныфлары даими ачылып килгән бердәнбер уку йорты. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен дә йөртә. Бүгенге көндә ул исемен аклыймы, милли тормыш кайныймы?

— Элекке гимназиядә безгә балаларны сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Монда иң элек яшәү урыны буенча гимназиягә караган балаларны алырга тиешбез. Шул “тиеш” дигән сүз бетсен иде. Ул чагында гимназиядә Иванов, Петровлар укысалар да, татар телен өйрәнергә кирәклеген белеп килерләр иде. Беренче сыйныфларга язылу башлангач, бу эштә Гөлчәчәк Җәүдәт кызы үзе дә катнаша. “Татар сыйныфында укучылар телләрне күбрәк өйрәнәләр”, — дип, әти-әниләрдә кызыксыну уятырга тырышабыз. Минем карашка, әти-әниләр белән балалар бакчасында күбрәк эшләргә кирәктер. Алар татар телен өстәмә авырлык, дип түгел, ә: “Минем балам татар телен өйрәнә”, — дип горурланырлык булсыннар иде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә гимназиядә милли тормыш кайный, дип әйтә алмыйм. Татар телен өйрәнгән укучылар өчен бәйрәм оеш­тыра башласак, “Нигә аларны гына аерасыз?” — дигән сүзләр яңгырый. Бер команда булып эшләргә татар җанлы, татар милләтеннән булган музыка белгечебез дә юк. Гимназиядә бер максат куеп эшләү җитми әлегә. Ярый әле балалар дәресләрдән тыш “Асылъяр” ансамблендә шөгыльләнәләр.

— Элек гимназиядә әдәби түгәрәк эшли иде. Ул түгәрәкне тагы да кызыклырак оештыру өчен “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре, шагыйрьләребез дә ярдәм итәргә әзер. Киләчәктә бу эшне җанландырып җибәреп булырмы?

— Әдәби түгәрәкләр ачу белән генә түгел бит, анда йөрүче укучылар булырмы? Дәүләт стандартлары буенча өй эшләре 3 төрле: мәҗбүри, ярым мәҗбүри, ирек­ле итеп бирелә. Шул ирекле өлешендә балаларны иҗатка тартырга тырышачакбыз. Дәреслек ахырында бирелгән проект эшләрен иҗади эш итеп тә эшләргә була. Анда шигырь язу да каралган. Киләчәктә моңа игътибар итәчәкбез.

— Сез бүгенге татар теле дәрес­лекләреннән канәгатьме? Көчегездән килсә, нинди үзгәрешләр кертер идегез?

— Монда һәркем үзенчә фикер йөртәдер. Минемчә, кайбер дәресләрдә “кушма, иярчен җөмләләр” кебек укучыларга бик аңлашылып бетмәгән темаларны тирәннән өйрәнмичә бер генә дәрестә әйтеп китү дөресрәктер. Хәзер балаларны яңача фикерләргә өйрәтә торган дәреслекләр әзерләнә. Татарстан укытучылары белән берлектә узган семинарда Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбе укытучысы Фәридә Зәкиевнадан әлеге дәреслекләрдә балаларны иҗатка тартучы биремнәр барлыгын белдек. Андый дәресләр укытучыга да, укучыга да шатлык китерә. Казанда конкурс вакытында 6нчы сыйныф укучылары белән Гомәр Бәшировның “Язгы Сабантуйлар” әсәренә ясаган нәтиҗәдән укучылар да, үзем дә канәгать калдым. Укучылар бүгенге көндә Сабантуй бәйрәменең милли асылы сакланмавын, бәйрәмдә спирт­лы эчемлекләр сатылуын, яшьләрнең бик кыска шортиклар, итәкләр белән йөрүләрен әйтеп таң калдырдылар. Моңа кадәр минем дәрескә укучылар белән мондый нәтиҗә ясаганым юк иде. Әлбәттә, укучыларны фикер йөртергә түбән сыйныфтан ук өйрәтергә кирәк. Федераль стандартның уңай ягы да бар. Ул укучыны иҗади яктан фикерләргә өйрәтә. Безнең үзебезне университетта Фәрит Яхин укытты. Ул сүздән дә бер мәгънә чыгара торган укытучы иде. Хәзерге дәреслек нигезенә аның алымнары салынган. Дәреслекләргә Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре дә бу дәреслекләргә кертелгән. Мин һәрбер теманы аларның тәрбияви сүзләре белән башлар идем. Энгель Фәттахов белән очрашу вакытында Татарстан Хөкүмәтенең мәдәният, белем һәм фән буенча комитет рәисе Разил Вәлиев тә бар иде. Ул: “Дәреслеккә кергән әсәрләрне, бәлки кайберләрен русча бирергә кирәктер?” — дигән сорау куйды. Мин моның белән килешмим. Әз генә булса да укучылар ул әсәрләрне татарча укысыннар, — дип уйлыйм.

— Рәсилә Искәндәровна, әлеге җиңү сезгә нәрсә йөкли?

— Безне Казаннан ук ныгытып җибәр­деләр. “Кайткач, иң элек үзегезнең рес­публикада эшләүче татар теле укытучыларын җыеп, нәрсәләр эшләгәнегезне, нинди сынаулар үтүегезне сөйләгез. Сез хәзер республикагызга остазлар булып кайтасыз. Киләсе елга кемне дә булса әзерләп, Казанга җитәкләп алып киләсез”, — диделәр. Ә бу конкурста җиңү ул — зур җаваплылык. Мондый бәйгедә җиңгән укытучы — һәрьяктан да үскән, тәҗрибәле укытучы дигән сүз. Мин үзем элек гимназиядә рус телен укыткан Гүзәлия Гарифҗановага “Барысын да белә торган укытучы”,- дип карый идем. Миңа хәзер үземә дә шундый укытучы булырга омтылырга кирәк. Әле мин үземне андый биеклеккә мендем, дип уйламыйм. Ләкин мин өйрәнергә дә, үземнең туплаган тәҗрибәмне кемгәдер өйрәтергә дә әзер.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз.

Рилия Закирова

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*