tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Республика ифтары – халык ифтары»
«Республика ифтары – халык ифтары»

«Республика ифтары – халык ифтары»

Быел республикакүләм ифтар 25 майда “Казан-Арена” стадионында уза. Авыз ачу мәҗлесенә унбиш мең кеше чакырылачак.

Теләгән кеше республика ифтарын оештыруга үзеннән акчалата өлеш кертә ала. Ураза уңаеннан рәсми рәвештә “Даруль-ифта” call-үзәге эшли башлады.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова журналистларны рамазан ае барышында оештырылачак чаралар исемлеге белән таныштырды. Ә алар быел шактый булачак. Исемлектән күренгәнчә, диния нәзарәте үткәрәчәк чаралар эчтәлекле һәм кызыклы булачак.

– Быел беренче тапкыр диния нәзарәте “Түбәтәй” кафесы белән берлектә һәр дүшәмбедә атналык тематик ифтарлар уздыра. Традициягә кергәнчә, яшьләр “Татлы Рамазан” промо-акциясен уздырачак, алар Казан халкына һәм башкала кунакларына хөрмә өләшеп, ураза тоту файдасы турында сөйләячәк. “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган авыру балаларга акча җыю буенча “Рамазан – изге гамәләр ае” дигән чара уза. “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясеннән кергән акчаларны аз керемле гаиләләргә рамазан ае күчтәнәчләре алуга тотачакбыз. Макулатура җыю эшендә районнар да актив катнаша. Бу чара беренче тапкыр гына узмый. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар оештыру планлаштырыла. Колонияләрдә дә ифтарлар үтәчәк. – дип сөйләде ул.
Быелгы республикакүләм ифтар кабат “Казан-Арена”га әйләнеп кайта һәм ул бер көнне булачак. Быел, узган елдагыча, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылмый. “ШК” хәбәрчесенең ни өчен шундый карарга килүләре турындагы соравына Айгөл ханым:

– Узган елгы практиканы кулланмаска булдык. Гаиләле кешеләр һәм районнардан килүчеләр өчен ул җайсызрак булып чыкты. Авыллардан ике көн автобуслар белән килеп йөрү мәшәкате дә, машина кую урыннары буенча да авырлыклар килеп чыкмасын дидек. Ифтарга гаилә белән килү күркәмрәк. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен авыз ачу мәҗлесе төрле секторларда булачак, – дип ачыклык кертте Айгөл ханым.

Бүген республикакүләм ифтарга волонтерлар җәлеп итү эше бара. Барысы 800 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Тик бу гына җитми, аларның санын меңгә тутырырга кирәк. Теләүчеләр булса, +7 (843) 237-86-18 телефонтномерына шалтыратып, языла ала. Волонтерларны өйләренә автобус белән озату, уразада булмаучыларга төшке аш ашату оештырыла.

Ифтарга акчалата ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Шуңа да быел аны “Халык ифтары” дип атаганнар. Республика ифтарына үзеннән өлеш чыгарырга теләүчеләр 7715 номерына “Ифтар” сүзен язып смс җибәрә ала. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Башка сумма күчерергә теләсәң, аны смс та күрсәтәсең, әйтик, “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000” дип язасың. Шулай ук iftar.tatar сайтында  MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги кебек билгеле түләү системалары аша матди ярдәм күрсәтә аласыз.
Гадәттәгечә, авыз ачу табынында кипкән җимешләр, җиләк-җимеш, су, сок, пылау, кәнфит, печенье һәм татар милли ризыклары куелачак. Аш-су әзерләү өчен берничә тонна ит, дөге, яшелчә, җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимеш, берничә мең литр шешәле су сатып алына. Бер порция бәясе – 500 сум.

Быелгы рамазан аеның тагын бер яңалыгы – рәсми рәвештә “Даруль-ифта” call-үзәге эшли башлады. Аның эше турында диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков сөйләде. Шәригать мәсьәләләренә кагылышлы соравы булган һәркем call-үзәкнең 8-800-222-76-67 телефон номерына шалтыратып, җаваплар ала. Телефон эш көннәрендә сәгать 10.00 нан алып 16.00 га кадәр эшләячәк.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы да эшли башлады. Анда тәравих намазы ничек укылуы, фитыр һәм фидия сәдакаларының күләме һәм башка сорауларга җаваплар бирелгән. Әлеге рубрика рмазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*