tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үтәчәк чаралар ПРОГРАММАСЫ
Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үтәчәк чаралар ПРОГРАММАСЫ

Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үтәчәк чаралар ПРОГРАММАСЫ

30 август Республика көне һәм Шәһәр көне. Шул хөрмәткә Казанда бик күп кызылы чаралар каралган.

Программа:

10.00 – Горький мәдәният һәм ял паркында “Сокровища старого парка” бәйрәме үткәрелә. Биредә спорт, баскетбол, мини-футбол һәм җиңел атлетика бәйгеләре үтәчәк.

10.00 – “Казан” гаилә үзәге каршында “Мозаика культур”республикакүләм этно-конфессиональ фестиваль үткәрелә. Монда халык сәнгате, кул-эшләре ярминкәсе һәм республикада яшәгән халыкларның фольклор иҗаты тәкъдим ителәчәк. Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале да уздырылачак.

10.45 – Камал театры янында “Играй, гармонь” фестивале.

14.30 – Шунда ук “Наше время – Безнең заман” яшьләр иҗаты фестивале үтәчәк.

12.00 – Казан Кремлендә “Tat Cult Fest” шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале башлана.

12.30 – Кремль янынында, Меңьеллык мәйданында “Kazan city racing” авто-мотошоу узачак.

13.00 –  Иске-Татар бистәсендә “Город открытых сердец” театраль тамаша, ветераннар концерты һәм “Казан сөлгесе” милләтләр сәнгате фестивале, кич “Яңа дәвер” заманча татар музыкасы концерты үтәчәк.

14.30 – Казан ипподромында, сәгать Татарстан Республикасы Президенты Кубогы һәм Казан Мэриясе Призына ат-спорт бәйрәме була.

18.00 дә “Казан” гаилә үзәгендә төп концерт оештырыла. Анда Гүзәл Уразова, “Hi-Fi”, “Любэ” төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Игенчеләр Сарае каршында ачык һавада “Казан көзе” опера фестивале узачак. Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры чыгышы сәгать кичке 8дә башлана.

Бәйрәм сәгать 22.00 да Казансу елгасы өстендә салют белән тәмамлана.

 

фото: vsevybory.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*