tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген төзүдә катнаша ала
Республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген төзүдә катнаша ала

Республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген төзүдә катнаша ала

“100% ТАТАРСТАН” – Татарстанның стратегик үсеше буенча фикер алышырга җыелган гади халык, эшкуарлар, җитәкчеләр, белгечләрне берләштерүче коммуникацион платформа.

“Бүгенге замана партнерлар белән мөнәсәбәтләрне стандарт булмаган рәвештә коруны таләп итә. Әлеге мәйдан ябык чикләрне ачарга ярдәм итәчәк. Туры онлайн эфирлар исә республикада яшәүче һәркемгә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк”, – ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум программасында 21 юнәлеш буенча 100дән артык сессия узачак. Алар арасында IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, биотехнологияләр һәм башкалар бар. Чара кысаларында панель дискуссияләр, онлайн-митаплар, лидерлар һәм блогерлар белән эфирлар, белгечләр белән әңгәмәләр көтелә.

8 сентябрь көне республиканың агросәнәгать тармагына багышланачак. Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән дискуссияләр, презентацияләр һәм репортажлар барышында агробиотехнологияләр, Татарстанның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сакчыл җитештерү технологияләре, «кырдан кибет киштәсенә кадәр» концепциясе, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр, аграр югары уку йортлары буенча онлайн экскурсияләр уздырачаклар һәм агросәнәгать секторының инвестицион куәтен ачачаклар.

Бөтен дөнья буйлап катнашучылар трансляцияне www.100tatarstan.com. сайтында бушлай карарга мөмкин. Нәкъ менә сезгә кызыклы булган чыгышларны күрергә ашыгыгыз. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә дә синхрон тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студия белгечләргә сорау бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә алардан җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк!

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*