enrutat
Баш бит / Республикаларны бетерүгә керешәләр
Республикаларны бетерүгә керешәләр

Республикаларны бетерүгә керешәләр

Бу идея Россиянең дәүләт структураларында инде күптәннән чәйнәлә. Иң башта аны В.Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, әлеге фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман. Ләкин берничә ел узу белән, Себердә кайбер милли округларны рус өлкәләре белән берләштереп юкка чыгардылар.

Бу юнәлештә ясалган икенче адым шундыйрак иде. 2006 елдан бирле эшләп килүче “Проблемаларны анализлау һәм дәүләт-идарә структураларны проектлау Үзәге” («Центр проблемного анализа и Государственно-управленческого проектирования») 2011 елда җәмәгатьчелек игътибарына “Россиянең яңа Конституциясенең Фәнни макетын” тәкъдим итә. Ул Макетка караганда, Россиядә республикалар дигән нәрсә бөтенләй күздә тотылмый. РФнең бөтен субъектлары “земли” дип аталачак. Бу Үзәк хакимият канаты астында эшләүче оешма белән бик зур дәүләт кешеләре идарә итә.

Өченче адым – либераль булып саналган “Правое дело” партиясенең лидеры һәм, минемчә, Мәскәү Кремленең акыллы “курчагы” олигарх Прохоров соңгы көннәрдә милли республикаларны бетерү лозунгын алга сөрә башлады. Бу, минемчә, Кремль тарафыннан рус булмаган халыкларны һәм республика җитәкчеләрен сынап карау. Җөмһүриятләрдә Прохоровның “иҗаты”на реакция бик тискәре булды.

Бу өч адым, республикаларны бетерер өчен “артподготовка” гына. Ә менә соңгы һөҗүм, аста күрсәтелгән дүртенче адым булачак.

Дүртенче адым итеп, күптән түгел җәмәгатьчелеккә Президентның Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясенең дәүләт һәм милли сәясәт Стратегиясе проектын (“Проект Стратегии государственной-национальной политики РФ”) атап була. Һәр кызыксынган кеше ул Проектны интернеттан укый ала. Минем аңа үз мөнәсәбәтемне белдерәсем килә.

Гомумән әйткәндә, бу стратегия өлгесе ашык-пошык, чиле-пешле ясалган бер документка охшап тора. Бюрократик тел белән язылган, гомуми демагогик гыйбарәләр, җөмләләр кулланылган. Төбендә яткан чын максатларны халыктан яшерер өчен шулай махсус язылган дигән фикер кала.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: рус милләте турында, рус теле турында язганда җөмләләр бик ачык, конкрет һәм максатлар да анык бәян ителә. Рус милләте, аның теле булу, бу телне бөтен кешенең дә белергә тиешлеге бик ачык күрсәтелә. Рус булмаган халыкларның проблемаларына күчә башлауга бу документны әзерләүчеләрнең телләре шунда ук үзгәрә. Ниндидер абстракт җөмләләр пәйда була, демагогия сизелә башлый.

Бу стратегия үзгәрешсез гамәлгә керсә (Ә бу Проектның камилләштерелгән ахыргы вариантына президент В. Путин 2012 елның 1 декабрендә кул куярга тиеш), турысын әйтергә кирәк, татар халкы үз теленең дәүләт статусын да һәм дәүләтчелеген дә югалтачак. Документ ассимиляция сәясәтен алып бару өчен теоретик нигезләмә булып әзерләнгәнгән, суверенитетның калдыкларын бетерү өчен эшләнгәнгә охшап тора.

Документ 2013 елдан алып 2025 елга кадәр исәпләнгән. 2013 елда Казанда Универсиада үтәчәк. Минем уйлавымча, әлеге халыкара уеннар бетүгә үк бу проектны тормышка ашырырга керешәчәкләр. Эшне Татарстаннан ук башлаулары да мөмкин, чөнки ул – иң көчле республика. Аның үзен ничек тотуына башка республикалар да карый.

Соңгы вакытта республикадагы ваһһабчылык һәм террор гамәлләре дигән ыгы-зыгылар да бу проектны тормышка ашыруда үз ролен уйнарга мөмкин. Татарстандагы бу соңгы хәлләр республикалар үзләрендә тәртип саклый алмый дип бәяләнергә мөмкин.

Минемчә, бу стратегиядә, гомумиләштереп әйткәндә, рус булмаган халыкларны ассимиляцияләү өчен өч механизм күз алдында тотыла.

Беренчесе – теоретик планда. Документта Россиядә ясалма бер россиялеләр милләте булдыру турында фикер үткәрелә, Россия цивилизациясе игълан ителә. Рус халкы гына милләт итеп күрсәтелә, ә башка халыклар “этник берәмлекләр”, ягъни этнослар гына булып кала.

Икенче механизм ул – административ ысул. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Бер генә җирдә дә милли республика дигән төшенчә юк, ул бөтенләй кулланылмый. Документта сүз киләчәктә эреләндерелгән субъектлар төзеләчәге турында бара. Бу субъектлардагы милли үзенчәлекләр «этник фактор да исәпкә алынырга тиеш» дигән бары тик бер җөмлә белән генә чикләнелә.

Хәзер инде телләрне үстерү ягына килик. Стратегиядә бөтен кешенең дә рус телен белергә тиешлеге, рус теленең дәүләт теле икәнлеге күрсәтелә. Милли республикалардагы телләрнең үзләрендә дәүләт теле булуы турында бер генә сүз дә юк. Рус булмаган кешенең үз телендә сөйләшергә, аралашырга хокукы булу турында гына әйтелә. Аннан да кала, инде алга таба рус булмаганнар үз балаларын милли мәктәпләрдә укытырга, тәрбия бирергә телиләр икән, ул очракта бөтен йөк иҗтимагый оешмаларга, милли-мәдәни автономияләр өстенә төшәчәге күренеп тора. Иҗтимагый оешмалар милли мәктәпләрне, мәдәният йортларын, хәтта фәнни оешмаларны да үз акчаларына тотарга тиеш булачак. Дәүләт милли мәгариф мәсьәләләрен үз өстеннән төшерергә җыена.

Бу стратегиядә әйтелгәнчә, республикалар урынына ниндидер традицион форма киләчәк. Бу традицион форма дигән әйбер бөтенләй ачыкланмый. Аның астында нәрсә күз алдында тотыл? Бу юлларда, бәлки, мәхәллә структурасы, халык оештырган ниндидер кечкенә общиналар турында сүз бара торгандыр?.

Республика җитәкчеләре сәясәттә элек барган адымнар белән барса, безнең эшләр хөрти. Алар бу мәсьәләне ничек күрүләре турында Мәскәүгә ап-ачык әйтергә тиешләр.

Әлегә бу стратегия рус файдасына гына хезмәт итәчәк бер документ булып тора. Документны бу килеш Татарстан бөтенләй кабул итмәскә тиеш дип саныйм мин. Безнекеләр үз вариантларын җибәреп, андагы авторлар белән бәхәскә керергә тиеш. Бу мәсьәләдә бик каты тору кирәк, бу соңгы чигенеш булачак. Әгәр без республиканы югалтсак, общиналарга, мәхәлләләргә генә утырып калабызмы?

Мәскәү, узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, 20 ел эчендә татарга нинди генә этлек ясалса да, алар барыбер дәшмәячәк дип уйлый. Бу логика белән алар республикаларны бетерергә тиеш. Бу “Стратегия …” дигән документ республикаларны юкка чыгаруда Мәскәүнең соңгы адымы булып тора.

Әлеге фаҗигале үзгәрешләр алдында безнең хөкүмәт, иң югары җитәкчеләребез “кабинет уеннары” ысулын читкә куеп, турыдан-туры халыкка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Республикаларны бетерү сәясәтенә каршы көрәш бөтен милләтебез дәррәү күтәрелеп чыккан очракта гына уңышка ирешәчәк.

Автор:  РафаэльМөхетдинов
Чыганак: «Ватаным Татарстан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*