tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республиканың 100-еллык юбилеена зур премьера: төп герой – Рөстәм Миңнеханов!
Республиканың 100-еллык юбилеена зур премьера: төп герой – Рөстәм Миңнеханов!

Республиканың 100-еллык юбилеена зур премьера: төп герой – Рөстәм Миңнеханов!

Танылган журналист Сергей Брилев «Волга, Кама и притоки» исемле фильм әзерләде. Анда Татарстанның бүгенге көне – зур халыкара чаралар, икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк һәм скверлар, сәнәгать корылмалары сурәтләнә. Шулай ук республикага нигез салынган көннәрне, аның бүгенге дәрәҗәгә ирешкән юлын да күрергә мөмкин.

Бу хакта проектның геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчылар, банк һәм завод хезмәткәрләре сөйли.

Фильм Казан, Чаллы, Мөслим, Кама Тамагы һәм Зөядә төшерелгән. Республикабызның матурлыгы, үзенчәлекле язмышлар тарихы, милли традицияләр – барысы да бер проектта. Сергей Брилев – шулай ук «Тяжелая нефть», «Огненная кругосветка» проектларның да авторы. Фильм бу ялларда Россия-24 телеканалында эфирга чыгачак.

Шимбә, 29 августта, 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә, 30 августта – 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә карагыз.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*