tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Бүген Татарстан Президенты Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев  белән очрашу үткәрде. Көн дәвамында ул “Astana Finance Days Forum” форумының пленар утырышында, Астанада ислам икътисады форумында, “Ислам икътисади хезмәтләр индустриясе 2018”, Ислам банкы үсеше һәм “Астана”халыкара икътисади үзәк белән килешүгә кул куелачак.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы хакимият вәкилләре белән очрашулары һәм эшлекле даирәләр белән сөйләшүләр алып баруы көтелә.

Шулай ук Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студентлар проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак. «Казмедиа» телеүзәгендә «ТНВ» Татарстан телеканалы корпунктын ачу һәм Казахстан татар һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашу планлаштырылган.

Татарстан Президенты катнашкан барлык чараларда да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*