tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Камил Муллашев: “Татарлыгым белән горурланам”

Рәссам Камил Муллашев: “Татарлыгым белән горурланам”

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев эш сәфәре белән Казахстанда.

Астанадагы эш сәфәре кысаларында ул Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,  Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты Камил Муллашев белән очрашты һәм рәссамның остаханә-галереясы белән танышты.

Рәссам Камил Муллашев әңгәмә барышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка татар мәдәни үзәге ачып җибәрергә теләве турында белдерде. Аның сүзләренә караганда,  әлеге үзәкнең проекты инде әзер һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев тарафынан да хуплау тапкан. 3 мең квадрат метр мәйданны биләячәк үзәк проектына 1 гектар җир бүлеп бирелгән. “Биредә музей, коллекцияләр, осталык мәктәбе тә булачак”, – дип фикерләре белән бүлеште Камил Муллашев. Васил Шәйхразиев проектны “Бик шәп проект”, – дип бәяләде.

Милли Шура җитәкчесе Камил Муллашевка: “Халкыбызга хезмәт итүегез өчен рәхмәт. Сез Татар халкыбызның затлы улы. Хезмәтегез гомерлек”, – дип милләттәшебезнең хезмәтләрен югары бәяләде. Камил Муллашев үз чиратында: “Татарлыгым белән горурланам”, – дип белдерде.

Очрашу бик җылы үтте. Камил Муллашев Милли шура рәисенә Тукай портретын тапшырды.

Белешмә өчен: Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты Камил Муллашев 1944 елның 27 октябрендә Кытай халык республикасының Урумчи шәһәрендә туган. 1967 елда Н.В.Гоголь исемендәге Алма-Ата сәнгать училищесын тәмамлый. Ул Казахстанның танылган сәнгать эшлеклесе һәм Франция сәнгать академиясенең көмеш медале иясе, Кытай сәнгать академиясе академигы. Аның 1000 нән артык картинасы бар.

Камил Муллашевның татар темасына язылган “Тукай портреты” һәм “Ханбикә Сөембикә” картиналары Казахстанда гына түгел, чит илләрдә дә танылу тапты.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*