tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Рәшит Әдһәмов Санкт-Петербургта күргәзмә ачу вакытында вафат була
Рәссам Рәшит Әдһәмов Санкт-Петербургта күргәзмә ачу вакытында вафат була

Рәссам Рәшит Әдһәмов Санкт-Петербургта күргәзмә ачу вакытында вафат була

20 июньдә Санкт Петербургта күренекле татар рәссамы Рәшит Әдһәмов белән хушлаштылар. Ул 19 июньдә, көтмәгәндә, сәнгать күргәзмәсенең ачылышы вакытында вафат була. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рәшит Әдһәмов 1951 елда Чиләбедә туган. Аның сәләте иртә ачыла – унбер яшендә ул балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри укуын башлый. Аннары белем алуын Пермь сәнгать-график педагогия училищесында (1967-1971) һәм В. И. Мухина исемендәге Санкт-Петербургның Югары сәнгать-сәнәгать училищесында (1975-1982) дәвам иттерә.

1995 елда Рәшит Әдһәмов Рәссамнар берлегенә керә. Үзенең иҗади эшчәнлеге аша Рәшит төньяк Россияне өйрәнә. Академик бакчада ул А.Грицай, Ю.Кутач, бертуган Ткачевлар кебек атаклы рәссамнар белән эшләп, һөнәри осталыгын үстерә.

Рәшит Әдһәмовның үз шәхси кабатланмас рәсем ясау алымнары барлыкка килә. Аның хезмәтләре илебезнең сәнгать күргәзмәләрендә һәм Франция, Германия һәм башка илләрдә үткән аукционнарда югары бәя ала. Берничә тапкыр эшләре Казанда һәм Чаллыда тәкъдим ителә, быел аның рәсемнәрен Яшел Үзәндә куярга планлаштырган булалар.

Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге рәссамның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*