tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Режиссер Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенең беренче лауреатларын бүләкләү тантанасы булачак
Режиссер Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенең беренче лауреатларын бүләкләү тантанасы булачак

Режиссер Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенең беренче лауреатларын бүләкләү тантанасы булачак

7 ноябрь көнне Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе тапшырылачак. Беренче лауреатларны бүләкләү тантанасы  “Гөргөри кияүләре” спектакле (Марсель Сәлимҗанов куелышы) алдыннан уздырылыр дип көтелә.

Бу хакта бүген Камал театрының 110нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Искәртеп үтик: театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе , ТРда театр сәнгатен үстерү һәм Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатларында, ТР Президентының 2014 елның 7 ноябрендә имзаланган 1019нчы Указы нигезендә гамәлгә куелды. Марсель Сәлимҗанов исемендәге өч республика премиясе ике елга бер тапкыр тапшырыла.

“Премиягә актерлар, режиссерлар, композиторлар, сценографлар, театр белгечләре, драматурглар, балетмейстерлар – җыеп кына әйткәндә, театр сәнгатенә бәйле барлык һөнәр ияләре дәгъва кыла ала. Һәр премиянең күләме 200 мең сум тәшкил итә”, – диде Фәрит Бикчәнтәев.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*