tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Режиссёр Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды
Режиссёр Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды

Режиссёр Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды

Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды. Кичә премьера «Буа Раштуа» театр фестивале кысаларында тамашачыга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим ителде.

«Тәүбә» — язучы һәм журналист Искәндәр Сираҗи прозасы буенча куелган драма әсәре. Әсәргә театр белгече Нияз Игъламов игътибар иткән. Ул аның тәкъдиме буенча Буа театрында үткән театр лабораториясе программасына кертелгән, эскиз эшләнгән.

Соңрак әсәргә яшь режиссер Айдар Җаббаров алынган. Ул бу эшкә материалны ошатканга күрә алынуын әйтте.

Спектакль Гыйсметдинның соңгы көннәре турында бара. Ул сугыш чорындагы гамәлләре өчен каргалган, унбиш ел урын өстендә ята. Гыйсметдин ролен театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзе башкара.

Гыйсметдинның улы Дамир ролендә — Булат Гәрәев. Спектакльдә театр артистлары Вилнур Шәйхетдинов, Айсылу Җаббарова, Камилә Шәрифҗанова, Әничә Сәгыева, Наилә Имангулова катнаша.

«Буа Раштуа» театр фестиваленә килгән тәнкыйтьчеләр спектакльнең зур потенциалын билгеләп уздылар. Әле аның тулысынча эшләп бетерелмәгәнен искәрттеләр. Тәнкыйтьчеләр «Тәүбә» драмасының татар дөньясын, татар тормышын ачып бирүе белән кыйммәтле булуын да ассызыкладылар.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*