enrutat
Баш бит / Резидә Миркасыймова: «Үзешчәннәр булмаса, милли-мәдәни учак күптән сүнә»
Резидә Миркасыймова: «Үзешчәннәр булмаса, милли-мәдәни учак күптән сүнә»

Резидә Миркасыймова: «Үзешчәннәр булмаса, милли-мәдәни учак күптән сүнә»

Һәр кеше үзенә күрә бер табышмак. Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова белән әңгәмәдән соң, әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Бу ханымны татарлар арасында белмәгәннәр сирәктер. Ул күпләргә Ижаудагы “Спартак” халык иҗаты йорты директоры, Удмуртиядә Татарстан һәм Башкортостан сәхнә йолдызлары концертларын оештыручы буларак таныш. ”Усал”, “Гаделлек яратучы”, “Таләпчән, аныңча булмаса, пыр туздырып атарга да күп сорамый”, — дигән сыйфатлары барлыгы турында да ишеткәнем бар иде. Ә аның белән булган әңгәмәдән соң, бу ханымны моңа кадәр бөтенләй дә белмәвемне аңладым.

Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова тумышы белән Әгерҗе шәһәреннән. Мәктәптә укыган елларыннан ук аны серле мәдәният дөньясы әсир итә. Шуңа да Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. “Ул чорда да конкурс зур иде. Мин сайлаган факультетта бер урынга 8әр кеше туры килә иде. Студент чаклар — иң күңелле мизгелләр. Мәдәният белән тәмам “авырганмындыр”, Казанда узган бер генә концерт, спектакльне дә калдырмый йөрдем”, — дип сагынып искә ала Резидә ханым.

— Яшь белгеч буларак, хезмәт юлыгыз ничек башланып китте?

— Хезмәт юлымны Ижауда Союзара үзешчән сәнгать йортында директор урынбасары буларак башлап җибәрдем. Республикакүләм зур чаралар, төрле фестивальләр уздыра идек. Шул чакта республикабызда җыр-моңга сәләтле булган татарларны барлап, безнең чараларда катнашырга чакыра башладым. Зәкия апа Исламова, Әнирә Сафина, Шәфика Таҗетдиновалар белән дуслыгыбыз шушы чорда башланды. 1995 елда әлеге учреждение үзгәртү кичерде, кыскартулар узды. Ленин районы хакимияте башлыгы Сергей Протозанов мине “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе итеп чакырды. Бу бинаны беренче мәртәбә күргәч, өнсез калдым: күмер ягып эшли торган җылылык системасы бөтенләй сафтан чыккан, бөтен нәрсә ташландык хәлдә. Хакимият ярдәме белән әкренләп “Спартак”ны рәткә китердек. Үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирергә тырыштым. “Шатлык”, “Дуслык”, “Бәхет”, “Ләйсән” ансамбльләре оешты. Төрле милли чаралар уздыра башладык. Нәйсә апа Ишметова белән ветераннар өчен матур очрашулар, Рамазан бәйрәмнәре оештырдык. 1997 елда шәһәр көнендә Кичке уен, Сабантуйлар уздырдык. Бу матур традициягә әверелде.

— “Спартак”ны мәдәният йорты дип түгел, ат абзары дип көлүчеләр дә бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

— “Спартак”ның тышкы кыяфәте тәртипкә керде инде. Шулай да эчке торышы өстендә эшлисе бихисап әле. Әлеге бина 1939 елда салынган һәм шушы вакыттан бирле аның капиталь ремонт күргәне юк. Эшли башлаганнан бирле шушы четерекле мәсьәләне хәл итү артыннан йөрим, әмма алга китеш юк. Түбәдән су үтә. 2013 елда үз хисабыбызга махсус тикшертү уздырдык. Бу бик кыйммәткә төште. Хәзерге вакытта тикшерү нәтиҗәләре Шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә. Ниндирәк җавап булыр, әлегә билгесез. Дәүләт тарафыннан финанслау аз булса да, без барыбер тик тормаска, кулыбыздан килгән кадәр вак-төяк төзекләндерү эшләрен башкарырга тырышабыз. Әйтик, фойены, рәссам бүлмәсен рәтләдек. “Бинаны инвесторларга бирергә кирәк”, — дигән сүзләр дә колакка чалына башлады. Билгеле, инвесторлар булган җирдә мәдәнияткә урын калмый инде ул. Бигрәк тә үзешчәннәргә көн бетәчәк, шуның өчен борчылам.

— Резидә ханым, һәр кешенең үз холкы. Бигрәк тә артистлар белән эшләве җиңел түгелдер. Араларында “йолдыз” чире белән авыручылар да юк түгел бит.

— Елдан-ел кешеләр белән эшләве авырлаша бара. Артистлар белән эшләве алай ук кыен димәс идем. Күп еллар дәвамында бу өлкәдә эш җайга салынган инде. 1995 елда “Мәдәниятне үстерү үзәге” фондын булдырдым. Бу иҗтимагый оешманың төп бурычы — республикабызда Татарстан артистларының концертларын, спектакльләр оештыру. Бу эшне Салават Зәкиевичнең җиңел кулы белән башлап җибәрдек. Ижауда тәүге концертлар “Ижмаш” мәдәният йортында узды. Биш концерт куйды Салават ул вакытта. Соңыннан “Аксион” мәдәният сарае белән эшли башладык. Артистлар Удмуртия татарлары турында уңай карашта калсыннар, концертлар белән еш килсеннәр, дип тырыштым. Аларны каршы алырга, урнаштырырга, кайчак сыйларга да туры килә. Үз хисабыма эшләгән чаклар җитәрлек булды. Хәер, бар нәрсә дә акча белән бәйләнмәгән бит әле дөньяда. Әкренләп “Спартак”ка да артистлар чакыра башладык.

— Бу бигрәк тә аренда мәсьәләсенә кагыладыр. Әйтик, яшь артистларга зур залларны тутырып тамашачы җыю авыррактыр…

— “Аксион” мәдәният сарае — башкалабызда иң зур концерт залы. Биредә бер концерт өчен аренда 100 мең сумнан башлана. Билгеле, бу билет бәяләрендә дә чагыла. Күпләр мине: ”Резидә билет бәясен арттырып, үз кесәсен тутыра”, — дип сөйлиләр. Мин моңа үпкәләмим. Һәр эшнең дә үзенчәлекләре була. Мин бернинди канунны да бозмыйм, салым органнарыннан да качмыйм. Ашаган белми, тураган белә, диләр бит халыкта. “Усал”, — дип тә әйтәләр. Усаллык һәм таләпчәнлек булмаса, эшләп булмас иде бу дөньяда. Шунысын искәртәсе килә: танылган артистлар никадәр генә “мөгезле” булмасынннар, иң авыры – үзешчәннәр белән эшләү.

— Үзешчәннәр хакында сүз кузгаткач, республикабызда милли мәдәният торышын ничек бәяләвегез хакында да кызыксынмыйча булдыра алмыйм?

— Начар дип бәяли алмыйм. Республикабызның һәр авылы, шәһәрендә диярлек татар коллективлары эшләп килә. Тик бернәрсә борчый – аларга финанс ярдәме юк, үз көннәрен үзләре күрәләр. XXI гасырда яшибез бит, матур сәхнә костюмнары тектерәсе, яңа музыка уен кораллары сатып аласы иде. Шуңа күпчелек төркемнәр үсеш кичерми, бер урында таптаналар. Әле ярый, үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән тырыш һәвәскәрләр бар. Алар булмаса, республикада милли-мәдәни учаклар күптән сүнәр иде.

— Татар халкында элек-электән данлыклы меценатлар булган. Республикабызда да эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр, байлар әз түгел бит. Ярдәм сорап, аларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

— Дөрес, тормышларыбыз бөтен. Бездә байлар җитәрлек. Әмма аларның күпчелеге мәдәнияткә акча бүлеп бирүне кирәк дип санамый. Шулай да бәйрәмнәр, Сабантуй уздырганда үтенечебезне игътибарсыз калдырмаган милләттәшләребез бар. Бик зур рәхмәт аларга!

— Адәм баласына берникадәр гомер юлы узгач, артка әйләнеп кылганнарга нәтиҗә ясау хас. Сез тормышыгыздан канәгатьме?

— Аллага шөкер, бик бәхетле мин. Яраткан эшем бар. Сорап йөрмәдем, тырышлыгымны күреп, вакытында бәяли белделәр. 1985 елда ук “Отличник просвещения СССР” дигән билге белән бүләкләделәр. Яңа белдем, бу билге Россия хезмәт ветераны кебек мактаулы исем алу хокукын бирә икән. Моннан тыш та, мактау кәгазьләре, төрле грамота, рәхмәт хатлары күп. Туган ягым – Әгерҗедән ерак түгел, янәшәдә генә яшим, эшлим. Тормышта ныклы терәгем – гаиләм бар.

— Резидә ханым, шәхси тормышыгызга да тукталыйк әле…

— Дөресен генә әйткәндә, мин бу темага сөйләшергә яратмыйм. Шулай да яшерер нәрсәм юк. Тормыш иптәшем белән 15 ел бергә гомер итәбез. Мәдәният хезмәткәренең тормышын үзегез беләсез, көн юк, төн юк, яллар юк — һәрчак кеше арасында. Иптәшемә мең рәхмәтлемен, хезмәтемне аңлый, бер-беребезгә ышаныч зур. Авыру әниебезне тәрбиялибез. 26 яшьлек улым бар, полиция хезмәткәре. Кызым Айсылуга 16 яшь, музыка мәктәбен төгәлләп, көллияттә белем ала. Музыка укытучысы һөнәрен сайлаганга сөенеп бетә алмыйм. Шәхси йортыбызда гомер кичерә идек. Әмма тормыш иптәшем җитди авыру сәбәпле, аны сатып, фатир алырга мәҗбүр булдык. Үзебез төзегән йорт булганга, бик сагынам. Әмма йортны һәрчак карап торырга кирәк. Сәламәтлек — беренче урында.

— Балаларыгызның: “Безгә ана назы, әни тәрбиясе җитенкерәмәде”, — дигән сүзләрен ишеткәнегез булдымы?

— Алай миңа үпкә белдергәннәре юк. Эшемне аңлыйлар. Кызыма 2 ай булган чакта, “Спартак” тирәсендәге җирләрне саталар икән, дигән сүз чыкты. Йорт-җирне ташлап, эшкә чыгарга мәҗбүр булдым. 10 яшьлек улым да сеңелесен карарга булышты. Өйдә дә эштән бушаган юк, табын әзерлим икән, колакта телефон, элемтәдә – Казан-Уфа… Аллага шөкер, якыннарым мине аңлыйлар, хәлемә керәләр.

— Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

55 яшь тулуга кайчак ышанасы да килми. Әмма моңаеп утырырга вакыт юк. Икенче сулыш ачылган төсле булды. Мөмкинлек булса, җир җимертеп эшләргә әле исәбем. Акча өчен түгел. Кайчак бер рәхмәт сүзе дә җитә. Күңелләр канатлана, тауларны күчерердәй көч туа. Танылган артистларыбыз да 8 март, Яңа ел, туган көн кебек бәйрәмнәрне онытмыйлар. Шалтырата алмасалар, смс язып булса да тәбриклиләр. Юктан да күңел була бит. Арабызда көнчеллек утына урын калмасын, бердәм булырга иде татарларга. Иң мөһиме: һәрберебезгә дә сәламәтлек телим!

Әңгәмәне Альбина Шәйхетдинова әзерләде,
«Яңарыш», Ижау

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*