tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РФ антропологларының XIII конгрессы милләтләр язмышын фаразлый
РФ антропологларының XIII конгрессы милләтләр язмышын фаразлый

РФ антропологларының XIII конгрессы милләтләр язмышын фаразлый

Россия Федрациясенең 800 антропология һәм этнология белгече 2-6 июль көннәрендә Казанга җыелып, милләтләр һәм кешеләр язмышын өйрәнүдәге казанышлар турында фикер алышалар.

2 июльдә ачылган Пленар утырышта РФ Президенты В. В.Путиннның тәбрикләү мөрәҗәгате белән   РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалом Магомадов чыгыш ясады.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Пленар утырышта рәислек итеп,  бу академик сөйләшүдә Татарстан Республикасында  милләтара мөнәсәбәтләргә нинди әһәмият бирелүен чагылдыра.      Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган Россия Антропологлары һәм этнологларының XIII Конгрессы катнашучыларына сәламләү хаты җибәргән “Республика хакимиятенең төп өстенлекләренең берсе булып җәмгыятьтәге милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкны ныгыту тора. Регионда дәүләт милли сәясәте принципларын гамәлгә ашыру өчен әйдәп баручы югары уку йортлары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, милли-мәдәни берләшмәләр җәлеп ителә”, – дигән ТР Президенты үзенең мөрәҗәгатендә.

Антропологлар конгрессына 800 лән артык  РФ галиме һәм чит ил белгече  җыелган. 2 июльдә ачылган пленар утырышта академик Леокадия Дробижева, РФ фәннәр академиясенең Антропология һәм этнология институты директоры урынбасары  Марина Мартынова һәм башкалар иң мөһим темаларга чыгыш ясадылар.  Конгресс делегатлары 65 секциягә бүленеп, аервм юнәлешләр буенча фикер алыша.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*