tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рифкать Хисмәтне хөрмәтләделәр
Рифкать Хисмәтне хөрмәтләделәр

Рифкать Хисмәтне хөрмәтләделәр

Татарстан Язучылар берлеге hәм Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Өмет» газетасының C.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты, «Yз сукмагым» hәм «Күңелем көзгесе» дип исемләнгән шигъри җыентыклар авторы Рифкать Хисмәткә 80 яшь тулды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе, татар автономиясенең Тимерьюл район советы hәм татар язучылары берләшмәсе шәhәребезнең «Россия» ресторанында төбәгебездә татар мәдәнияте hәм әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән милләтпәрвәр hәм әдип Рифкать Хисмәтне хөрмәтләү мәҗлесе уздырдылар. Анда төбәгебезнең татар язучылары hәм милли-мәдәни җәмгыятьләр активистлары катнашты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сиксәненче еллар ахырында ук татар хәрәкәтенең чишмә башында торган Рифкать аганы күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләп, мохтариятнең дөньяви татар әдәбиятына нигез салучы Г.Кандалый исемендәге премиясен тапшырды. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов та өч дистә ел дәвамында милли басма белән тыгыз элемтәдә торучы Рифкать Әхмәдулла улын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ә татар автономиясенең Тимерьюл район советы җитәкчесе Рамил Абитов юбилярга Ульяновск шәhәр Думасы рәисе Илья Ножечкин тарафыннан имзаланган Грамотаны тапшырды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов исә каләмдәшен ТР Язучылар союзы рәисе Данил Салиховның котлау телеграммасы hәм Рәхмәт хаты белән сөендерде. Шагыйрьнең якташлары — Татарстанның Чүпрәле районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Гөлфия Яфизова белән район китапханәсе директоры Резедә Фәизова муниципаль район башлыгы Марат Гафаровның тәбрикләү cүзләрен hәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Күркәм туган көнен билгеләп үтүче танылган каләм иясен шулай ук Татар мәдәният үзәге, 17 нче милли китапханә, «Ак калфак» оешмасы, өлкә мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчеләре, Димитровград шәhәре вәкилләре дә котладылар. «Нур» халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова мәҗлесне моңлы җырлары белән бизәде, ә Б.Тарханов исемендәге халык театры режиссеры Гөлия Салахутдинова Рифкать аганың тирән мәгънәле шигырьләрен яңгыратты.

 

Рузия Хәлимова

http://emet73.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*