tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рифкать Исрафилов «Алтын битлек» премиясе лауреаты
Рифкать Исрафилов «Алтын битлек» премиясе лауреаты

Рифкать Исрафилов «Алтын битлек» премиясе лауреаты

Россия Театр әһелләре берлеге секретариаты «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус «Алтын битлек» премиясе лауреатларын билгеләде. Аларның берсе – М.Горький исемендәге Оренбур дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов.

Рифкать Вәкил улы – режиссер, педагог, Л. Һәм М. Ростроповичлар исемендәге Оренбур дәүләт сәнгать институтының гуманитар иҗат факультетының актерлык осталыгы кафедрасы профессоры, Петровский фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы. Аның бүләкләре һәм казанышлары бик күп – Россия Федерациясенең халык артисты, Башкорт АССРның, Татарстан Республикасының һәм Төньяк Осетия – Алания Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе, Башкорт АССРның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең Алтын билгесе иясе.

Рифкать Исрафилов Оренбур театрында 1997 елдан бирле эшли.

— Аның йогынтысында барлыкка килгән репертуар афишасы рус һәм чит ил классикасы, төрле жанрдагы заманча драматургия белән бай, – диелә театрның рәсми сайтында сәнгать җитәкчесенең килүе турында.

Фәннүр Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*