tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рига Сабантуена чакырабыз!
Рига Сабантуена чакырабыз!

Рига Сабантуена чакырабыз!

6 майда Рига шәһәренең мәдәни программасы кысаларында Рига Сабантуе үткәреләчәк. Татар-башкорт халык бәйрәме – Сабантуйның үткәрү урыны Риганың «Верман бакчасы» исемле үзәк паркы.

Татар-башкорт халык бәйрәме программасы һәр кеше өчен күңелле сюрприз булачак: Рига халкына һәм кунакларга көнчыгыш традицияләре белән танышырга яхшы форсат, татар белән башкортларга исә үз мәдәниятләренең никадәр күркәм һәм кадерле икәнлеген күрсәтергә мөмкин булачак.

Нинди була ул Сабантуй? Бәйрәмне гадәттә чәчү әшләреннән соң үткәрәләр. Сабантуйны татар һәм башкорт мәдәният традицияләрен саклау, яңа буынның аңа ия булып үсүен максатыннан чыгып үткәрәләр. Халык бәйрәме Сабантуйның яше – мең елдан артык. Латвиядә татар һәм башкортлар Сабантуен 30 ел дәвамында оештырып үткәрәләр.

Верман бакчасы – Риганың иң матур паркларының берсе, анда һәр кеше үзенә ял итер өчен кулай урын таба ала. Паркның эстрадасында даими рәвештә концертлар уздыралар, балалар өчен уен аланы каралган. Верман бакчасы Тербатас, Элизабетес, Кр. Барона һәм Меркель урамнары арасында урнашкан.

Кабул итүче як – Аурупа татар яшьләре берлеге һәм «ЧИШМӘ» Латвия татар-башкорт мәдәният җәмгыяте. Сабантуйны Латвия, Литва, Эстония, Польша татар һәм башкорт җәмгыятьләре оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*