tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ригада «Идел» татар җәмгыяте 30 еллык юбилеен үткәрде
Ригада «Идел» татар җәмгыяте 30 еллык юбилеен үткәрде

Ригада «Идел» татар җәмгыяте 30 еллык юбилеен үткәрде

24 ноябрьдә Латвиядә, Рига шәһәрендә, АНКОЛ бинасында «Идел» татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен үткәрде. Бәйрәм кысаларында оешманың рәисе Ринат Ахунов Иделнең тарихы турында сөйләде:

««Идел бит ул, киң бит ул» дип татар халыкы җырлый. Латвиядә яшәүче татарларның да күңеле шундый ук киң. Хәзерге вакытта Латвиядә якынча 2800 татар яши. Төп өлеше – 2000 якыны Ригада яши.

Латвия татарларның “Идел” җәмгыяте 1988 елны 27 ноябрендә төзелгән. Ул күп татарларың тырышлыгы һәм эшчәнлеге белән барлыкка килгән. Бу вакытта Латвиядә 5000 татар яши иде. Мондый оешма төзүнең кирәклеге турында күптән сөйләнеләнгән иде. Ләкин җәмгыять буларак ул 1988 елны эшли башлаган. Яшьләрне һәм олы яшьтәгеләрне кайгыртып җәмгыять кирәклеген түгәрәк өстәл артында утыручылар бер тавыштан хупланган.

Оешманың төп максаты булып:

  • Татар китапларын, музыка, җыр, биюләрен өйрәнү;
  • Татар тарихын, гореф – гадәтләрен өйрәтү һәм өйрәнү;
  • Татар яшьләре арасында мәдәни –мәгәриф чаралары үткәрү;
  • Латвиядә яшәуче бүтән халык оешмалары белән алмашып һәм аралашып яшәү. Дус-тату яшәргә тырышу

Юбилей котлаулар белән дәвам итте. Рәсәй посольстваның киңәшчеләре котлау хатын укыдылар. Төрле милли халык вәкилләре дә котлауларын яңгыраттылар. Безнең белән ел саен бергә уткәрә торган ватандашлар берләшмәсе «Латвиянең Башкорт Корылтае» дә читә калмады. Җәмгыят рәисе Зимфер Калимуллин матур котлау сүзләре белән тәбрикләде һәм шулай ук бәйрәмне бергә алда да үткәрүе турында әйтте. Салават Юлаев үзәге»нең рәисе Рина Хамитова котлау хатын укыды. Риганың «сандугачы» Артур Закиров ошеманың тарихын искә алып, туган ил турында җыр башкарды. «Болгар иле» исемле шигырен укыды. Литва Висагинас шәһәренең татарлары да һәм «Мирас» ансамбеле татар халык җырлары белән чыгыш ясады. Иделнең элекеге рәисе Мидхат Сатданов «Туган тел» исемле татарларның гимын халык белән бергә җырлады.. Бәйрәмне дәвам итеп Гөлфия Хурамшина үзенең шигырен укып күрсәтте:

«Татарлар берләшә

Булды инде заманалар

Озак шулай яшәдек

«Татар барда хәтәр бар» дип

Үз милләтен яшереп.

Тик шулай да шөкер әле

Акылыбыз югалмаган

Кайда булса да татар,

Ул татарлыгын җуймаган.

Мин татар дип курыкмыйча

Хәзер әйтә алабыз

Яшерен генә булсак та

Татар булып калганбыз.

Сибелгәнбез җир йөзендә

Кайда гына юк татар

Әйтерсен лә илебездә

Дөнья булган безгә тар.

Шөкер, килде шундый вакыт

Аралар киртә түгел

Уяна татар, күрәсез

Җыела берләшә гел.

Аңлый халкым, яхшы аңлый

Ул беткән милләт түгел

Эшчәнлектә, батырлыкта

Башкага бирешми ул.

Кем белми безнең Тукайны,

Сәйдәшне һәм Җәлилне

Петербургта дан тоткан

Юсуповлар түгелме?

Русия президентын да

Кем терелте беләсез.

Йолдызга да очар татар,

Ходай язса, күрерсез.

Сызлана, билгеле күңел

Туган илдән еракта

Онытмый Татарстаныбыз

Анан ерак булсак та.

Комаучаламый аралар

Бердәмлеккә юл тотсан

Авырлыклар чигенәләр

Берләшергә омтылсаң.

Беләбез – берлектә көч

Бердән булыйк, туганнар

Яктыдан якты булсыннар

Безнең туачак таңнар.»

2003 ел.

Ә Зәйтунә ханым Ганеева 101 яшендә Латвия иленә ничек килуе турында сөйләде. Казанан Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлегенең җитәкчесе Ленара Кутеева Мидхат Сатдановны, Фаима Турлаяны һәм Илдар Галихановны медаль белән тәбрикләде. Анан соң Минхаят Гимальдинова, Рахиля Яковлева, Алсу Малниеце, Ринат Фаизов, Фәнүзә Ахунова, Нафиса Бирска грамоталар белән бүләкләнде. Казан бүләген Атказанган артисты Гөлшат Имамиева күңелле җырлар белән барлык халыкка хуш килде. Килгән кунаклар да татар көенә биедәр. Латвиядә яшәүче татарлар искиткеч җырчыга сөенделәр.

Бәйрәмнең дәвамында АНКОЛ бинасында бөтен бәйрәм кунаклары татар милли ризыклары белән чәй эчәргә, өстәл артына чакырылган. Гадәттә, чәк-чәк, пәрәмәч һәм башка хуҗабикәләрнең пешергән милли ризыклары. Алар тәмле пылау белән сыйланганнар. Өстәл түрендә 30 еллык юбилей торты белән сыйландылар. Шулай итеп кунаклар үзара якыннан аралаша алган.

Латвиянең Рига шәһәрендә 30 еллык юбилей бәйрәме бик тә югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә көнкүрүче татарлар милли гореф-гадәтләребезне онытмаганнар һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Атказан артисты Гөлшат Имамиева барлык кунакларның күңелен күтәргән. Татарстан Республикасының Мәдәният Министырлыгына һәм Татар Конгрессына Латвия, Рига шәһәренән кайнар сәлам. Без аларга бик зур рәхмәтле! Идел эшли һәм алда да эшен дәвам итәчәк! Барлык килгән кунакларга рәхәмәтебезне белдерәбез! Исән-имин булыгыз!

 Ләйсән Билал

Фото: Ринат Ахунов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*