tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римма Карачурина белән әңгәмә
Римма Карачурина белән әңгәмә

Римма Карачурина белән әңгәмә

“Ак Калфак” Мәскәү “Татар хатын-кызларының башкалада яшәү үзенчәлекләре” проекты кысаларында 1 декабрьдә Мәскәү Татар Мәдәни Үзәге библиотекасында Россиянең атказанган врачы, искиткеч мөлаем Римма Шарифовна Карачурина белән әңгәмә үткәрде. Римма Шарифовна – гади авыл кызы,12 ел дәвамында җитәкче вазифасында эшләгән(Возглавляла Центральную поликлинику Минздрава РФ (поликлиника № 1 лечебно-диагностического объединения Минздрава РФ) в должности главного врача, является доцентом кафедры семейной медицины Московской Медицинской Академии им. И.М. Сеченова, врач высшей квалификационной категории по организации здравоохранения и терапии, неоднократно награждена медалями и наградами правительства РФ за плодотворную работу).

Әңгәмә вакытында Римма Шарифовна үз тормыш юлы, ничек табип булырга хыяллануы, уку еллары, гаиләсе, туган ягы Башкортостан турында бик җылы сүзләр сөйләде. Әңгәмә барышында да,соңнан да бик күп сораулар бирелде, Римма Шарифовна очрашуга бик теләп килгәнен әйтте,бар сорауларга киңәйтелгән җаваплар ишеттек. Яңадан да очрашырбыз, тагын да халык сораган төрле профильле табиплар белән дә очрашулар үткәрербез дип хушлаштык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*