enrutat
Баш бит / Римма Ратникова: Халкыбыз тарихын бергәләп күтәрергә кирәк
Римма Ратникова: Халкыбыз тарихын бергәләп күтәрергә кирәк

Римма Ратникова: Халкыбыз тарихын бергәләп күтәрергә кирәк

Бүген II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының иң төп чарасы — пленар утырышы уза. Бу мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре, хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 374 делегат катнаша.
Делегатларга һәм җыен кунакларына сәламләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров ирештерде.

Ринат Закиров ассызыклап киткәнчә, җыенга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр – Иркутск каласы, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре. Иң зур делегация (Татарстаннан кала), гадәттәгечә, ут күршебез Башкортстан Республикасыннан. Барлыгы 30 кеше.

— Бу хәрәкәт киңәя барырга тиеш. Без моны чыннан да хәрәкәт дип атыйбыз. Бу елдан-ел киңәя барырга тиешле әйбер. Төбәк тарихын, бигрәк тә авылларның тарихын өйрәнү бик мөһим күренеш. Бу эшкә укытучылар алына, галимнәр, эшмәкәрләр, тарихчылар алына. Тарихыбызны барлый, аны бүгенге буынга тапшыра алмасак, халкыбызның киләчәге булмый. Китаплар язылып, ул җәмәгатьчелеккә җиткерелмәсә, аның нәтиҗәсе булмаячак, — ди Ринат Закиров.

Аннары сәламләү өчен сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковага бирелде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, Президент төбәк тарихчыларының эшчәнлеген хуплый һәм теләктәшлек итә дип белдерде.

— Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк ди халык мәкале. Безнең гамәлләребез иртәгә киләчәк буын өчен тарих булачак. Төбәк, авыл тарихын өйрәнергә укытучылар, музей хезмәткәрләре, һәвәскәр тарихчылар алына. Татарстан хөкүмәте аларга теләктәшлек күрсәтә. Соңгы елларда күп кенә районнарның энциклопедияләре язылды. Бу кирәкле әйберләр. Дөрес тарихны чагылдыру, мәгълүматны тикшереп эш итү зарур, — дип белдерде Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, халкыбыз тарихын бергәләшеп күтәрергә кирәк. Тарих ул аерым бер кешенең хезмәте генә түгел, ул меңләгән милләттәшләребезнең күмәк эшчәнлеге, — дип ассызыклап, форум делегатларына, барлык төбәкчеләргә нәтиҗәле эшләр, зур табышлар теләде.

“Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов билгеләп үткәнчә, татар зыялыларының һәм җәмәгатьчелегенең халык, төбәк, салалар тарихына кызыксынуы һәрчак булган. Шул исәптән ХIХ-ХХ гасырларда. Мисал итеп ул Мәрҗани, Насыйри, Габәши, Әхмәров, Атласи һәм башкаларны атап үтте. Ул төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте булдыруның күпсанлы омтылышлары турында сөйләп китте.

1990-2000 елларда халык үзенең объектив тарихы белән кызыксына башлый. Фәнни һәм төбәк тарихын өйрәнү буенча тикшеренүләр активлаша, конференцияләр үткәрелә, китаплар бастырыла башлый. 2016 елның февралендә ниһаять Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыяте булдырыла.

Аның сүзләренчә, узган елның мартында уздырылган I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре җыены мөһим вакыйга була. Анда Татарстан Төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыятенең һәм Гомумтатар җәмгыятенең җитәкчелек органнары булдырыла, күргәзмә һәм презентацияләр оештырыла, “Туган җир” журналы нәшер ителә. Альберт Борһанов төбәкчеләр җәмгыяте оештырылганннан бирле башкарылган эшләр белән таныштырып китте.

Чыгышын тәмамлап ул берничә тәкъдим дә кертте. Төбәкчеләр җәмгыятенең эшчәнлеген активлаштыру өчен ике штат берәмлеге кирәк дип белдерде ул, Моннан тыш иң яхшы төбәк тарихын өйрәнү эшенә грант булдыру ниятен атады, тикшеренүләрне активлаштыруга ярдәм күрсәтү мөһимлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*