tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәли: Хәбәрсез югалган милләт буламы?
Римзил Вәли: Хәбәрсез югалган милләт буламы?

Римзил Вәли: Хәбәрсез югалган милләт буламы?

“Яңа гасыр” телеканалының “Мәдәният дөньясы” тапшыруы якшәмбе көн төштән соң турыдан-туры эфирга чыга.  Ноябрьнең икенче якшәмбесендә оештырылган эфирда сүз милли мәгълүмат чаралары турында барды. Киләчәге бармы аларның, юкмы? Аларны ничек яшәтергә һәм үстерергә?

Студия “хуҗалары” Миләүшә Айтуганова, Гүзәл Сәгыйтова һәм Раил Өметбаев тарафына тагын биш кунак чакырылган иде. “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит”, “Matbugat.ru” басмалары мөхәррирләре, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” агентлыгы, татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясе (соңгысын мин фәкыйрегез дип белерсез) вәкилләре тагын бер кат милли матбугат, радио, телевидение турында киңәш тоттылар.

Ничә дистә, ничә йөз тапкыр милли җәмәгатьчелек шушы темага килеп төртелә, бик кызып, уртага салып бәхәсләшә дә янә тарала. Урамга чыккач  та  “түгәрәк өстәл” артында әйтелгән дөп-дөрес, акыллы фикерләр каядыр таралып һавага оча. Чөнки “нормаль” тамашачы, укучы синең аналитикаңа, эшлекле фикереңә вакытын сарыф итми, ул тизрәк күңел ачу, ял итү ягын карый. Монысы кызганыч, чөнки адәм баласы көн саен шул ук яшәеш проблемаларыннан интегә. Массакүләм медианың язмышы – милли яшәешнең шактый кайнар өлеше, ләбаса. Мәгълүмат һәм матбугат эшләре кычытмаган җирне кашу түгел ул, дип әйтүем..

Болытларның  “көтүчесе”  булмый

Гадәттә, ни кызганыч, матбугат, мәгълүмат стихиясе һавадагы болытлар сыман үзләре белгән юлдан хәрәкәт итә. Бал корты күчеме яки урмандагы җәнлекләр көтүе белән дә чагыштырырлык. Хакыйкать, тормышның  масс-медиа көзгесендә чагылышы турындагы уй-фикерләр кешеләргә үзенчә тәэсир итә. Милләт һәм рухи дөнья мәшәкатьләре синең җаныңны суырып алгандай була, борчуга сала, ниндидер өметләр уята. Ләкин фикер һәм хәбәр агымының  дилбегәсен учлап булмый. Көчле затлар, зур даирәләр матбугат һәм медианы күпме генә уенчык итәргә теләсә дә, иҗади рух барыбер үзе белән идарә иттерми. Ясалма һәм ялган медиапродуктның исә тәэсире чамалы.

Гомумән, бер генә адәм баласының башыннан яшьнәп үткән уй-тәэсирләрнен экранда яки монитор күрсәтеп булса, аларның күләме  сериалларга да сыймас иде. Һәр сүзнең, һәр хәбәрнең үз иясе бар. Һәр газета-журналның, телерадиостанциянең дә үз хуҗасы һәм түрәсе була. Менә шул иҗат кешесе чукече һәм идарәче-менеджер сандалы арасында формалашучы әсәр (әгәр ул чын журналистика җимеше булса) укучыга һәм тамашачыга барып җитүе – үзе бер могҗиза. Сәясәт һәм матди тормыш та тәэсир итә.  Мәкаләне яки тапшыруны әзерләүче журналист заты да тимердән түгел: аның үз мәнфәгате һәм холкы, шулай ук аң-белеме барлыгын да онытып булмый.

Бу юлы да шулай  килеп чыкты. “Яңа гасыр” телеканалының яңа проектлары турында әйтелгәннәр хәтергә сеңде анысы. Эфирда балаларны татар теленә өйрәтү, “Переведи!” дип аталган яңа тапшыруның татар теле байлыгын үзләштерүгә ярдәм итүе, 100 мультфильм татарчага тәрҗемә  ителү турында аудиториянең белүе  зыян итмәс..

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  “Татмедиа”  оешмасы һәм “Яңа гасыр” телеканалы белән алып барган 7 проекты турында беләсезме? Алар балаларга тел өйрәтү, милли тәрбия бирү, тарихны өйрәтү өчен гамәлгә куела.  “Илһам” яшь язучылар бәйгесе, “Әдәби хәзинә”, татар телен өйрәнү тапшырулары һәм башка яңалыклар бар. Күрдегезме аларны экранда?

“Гади” татар кешесе, гаиләләр бу хакта аз белә. Чөнки яшьләр башка каналлар карап утыра. Кайберәүләр телевизор кабызмаулары белән горурлана, икенчеләре татарча тапшыруларга игътибар итми. Мәгълүмат продукты хәзер мулдан, ләкин аны яшьләргә җиткерү кыенрак. Глобализация давылы дөньяның астын өскә китерә. Бигрәк тә милли мохитне туздырып ташлый ул. Инде меңнәрчә тел юкка чыккан. Күптәннән килә бу хәл. Бөек латин, санскрит һәм башка телләр, кельтлар, шумерлар, этрусклар, хазарлар кебек милләтләрнең җаны тәслим кылган. Аларның кайберләрен кырып бетергәннәр, ә күпләре ассимиляцияләнгән.  Хәзерге чорда бу процесс тагын да шәбәйгән дип уйлыйм. Инкыйразның төп шарты һәм сәбәбе – халыкка гыйлем һәм мәдәният җиткерүче мәгълумат тарату системасының  булмавы.

Хәзер бу вәзгыять тагын да кискенрәк. Милләт язмышы заманча технологияләргә бәйле. БМО экспертының бер фикерен үз колагым белән ишеттем: үз яшәешен интернетка кертмәгән милләт юкка чыга. Челтәргә куелмаган вакыйганы булмаган дип санау мөмкинлегенә үзем дә төшенә башладым. Матбугат хасил булганга кадәр дөнья тарихы турында без каян беләбез? Археологик казылмалардан, чүлмәк ватыкларыннан, сөякләрдән генә. Бу бик аз. Димәк күпме халык, күпме шәхес-вакыйгалар юкка чыккан. Дөньяда эзе калмаганга! Туплаучы һәм халыкны тәрбияләүче мәгълүматы булмаганга! Сугышта да, тыныч вакытта да хәбәрсез югалган кешеләр була. Ә бүгенге шартларда милләтләрнең дәүләтсезлектән түгел, хәбәрсезлектән җәһәннәмгә кереп барганы күз алдыма килде.

gazet1

Милли матбугатның күпме гомере калган?

Татар матбугаты бетәме, ул кайчан юкка чыгар? Укучылары картаеп бакыйлыкка күчкәчме?  Язучылар, теле-радио тапшыру ясаучылар үз һөнәрен ташлагачмы? Газета-журнал, китап таратуның чыгымнарын күтәрүчеләр юкка чыккачмы? Шулай уйланучылар, матбугат кебек милли үсеш әсбабын   чүплеккә ташлаучылар, тереләй күмүчеләр табылырга торганда, реаль тормыш бу бәлане инкарь итәргә сәләтле.

Бөтен Россиядә, чит илләрдә кәгазь матбугат даирәсе тараеп барганда, Татарстанда, күрше Башкортстанда 10-20 мең, хәтта 30-40 мең тиражлы газеталар, саллы журналлар чыгып тору, һәр басманың зур гына аудиториясе булу һич тә инкыйразга ошамаган.

“Мәдәният дөньясы” тапшыруында милли мәгълүмат чараларының миссиясе, вазыйфалары турында сүз барды. Узган гасыр башында ук  матбугатның милләтне яшәтү, үстерү өчен туганлыгы искә алынды. Хәзер дә шул ук милли үзаң, социаль тәрәккыять, гаделлек темалары алдыбызда тора. Нинди вазыйфа беренче урында тора соң?  Матди тормыш, икътисад хәлләреме? Күңел ачумы? Мәдәниятме? Мәгърифәтчелекме? Идеологияме? Гади белешмә, информация, мәгълүмат таратумы?

Безнең өчен тансык, уникаль миссияне дә онытырга ярамый: татар басмалары – туган телне кулланучы һәм яшәтүче мәйдан әле ул! Берәүләр, телевидение  татарча гына булсын, ди. Икенчеләре русчага күчүне таләп итә. Милли мәгълүмат мохите хәзер каршылыклар империясенә әйләнеп бара…

Телевидение, интернет аша килгән хәбәр күп булса да, матур уңайлы кәгазь басманы тотып укуның рәхәтлеге… Кабат кабат укып карыйсың, кирәкле  урынын тамгалыйсың, башкаларга күрсәтәсең, кисеп алып салып куясың, кызыклы битен алып куясың. Кибеттәге каймакка караганда авыл каймагы кыйммәт булса да, аны алабыз ич! Менә нинди затлы мал бит ул татар басмасы! Чын авыл каймагы кебек тәмле, файдалы басма булуы журналистлардан тора.  Хосуси басма хуҗалары үзләренчә тырыша: һәр язмада хөррият рухын сиздерергә тырыша. Ә дәүләтнеке, хакимиятнеке бөтен халыкны якын арада ниләр көткәнен сөйли.

Матур төсле журнал, газета чыгаруга 30-40 процент дотация кергән. Димәк, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Идел”, “Ялкын”, “Безнең мирас” һәм башка журналлар, республика, район һәм шәһәр басмалары безнең кулга бюджет ярдәме белән, дәүләт хәйриясе булып килә. “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”,“Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре” кебек татар матбугаты флагманнары, татарча чыга торган  шәһәр-район газеталары, Аллага шөкер, яшәп яталар. Татар конгрессының “Халкым минем”,  Россия төбәкләрендә чыга торган 30 дан артык татар басмалары, ходай рәхмәте белән  язылган һәр кешегә тапшырыла. Бу басмалар бит зур байлык, матур бүләк бит!  Ярты елга бер тапкыр түләп куйсаң, көн саен яки атна һәм ай саен өегезгә килеп тора алар.  Шул матбагалар аша һәркемнең  милли тәрәккыятькә, татар хәрәкәтенә кушыла алганын милли җәмәгатьчелеккә   төшендерергә дә кирәктер.

Милли басмасыз йортка  рухи җиназа кергән кебек…

Укыйлармы татар басмаларын (гомумән матбугатны), юкмы –  бу һаман да ачык сорау булып кала әле. Татар басмаларына язылучыларның саны татарча укыган, тел өйрәнгән укучылар, студентлар, гуманитар белгечләр санына тәңгәл түгел. Без “милләт” дип лаф орып, милли мәгълүматтан йөз чөерсәк, ни була?  Гомумән, без шушы милли үсеш әсбапларын кулга алабызмы, булган форсаттан файдаланабызмы соң? Балтыйк республикаларында үз милли басмаларын һәр гаиләгә, хәтта һәр кешегә алдырталар иде. Хәзер дә шулайрак икән. Аларда милли аң югары булды… Шуңа күрә аларның дәүләтләре бар. Ә без авызга салган рухи ризыкны чәйнәмичә, яшьләребезне гомуми суррогатка күнектерәбез. Соңыннан милләт кибүдә әллә кайчан яшәгән Явыз Иванны, бүгенге дәүләтне гаепләүдән башканы белмибез. Бүгенге шартларда милләтне  “Явыз Иван” түгел, ә  үз арабыздагы “Ялкау Сәлман” корытканын аңларга вакыттыр.

Ничә басма алдырырга? Кайсыларын? Моны һәркем үзе хәл итә. Ләкин өендә татар китабы, газета-журналы булмаган милләттәшләргә мин шикләнебрәк карыйм, ничектер мәеткә караган кебегрәк. Бу хакта турысын сөйләгән өчены алар мине гафу итсеннәр. Кайберәүләре үзебезнең дуслар, туганнар булгач, әйтергә уңайсыз бит. Ләкин әйтмичә дә булмый!

Әнә ничек матур киенгәннәр алар, йортлары биек, тормышлары мул, машиналары ялтыр. Әмма шушы тук һәм ыспай кардәшләребез милләттәшләр өчен хәбәрсез, эзсез югалып баручы кавем,  башка милләтләр өчен этник чимал булып күренәләр.  Өйләрендз туган телдә радио-телевидение сөйләмәгән , кечкенә балалардан башлап өлкән кешеләргә кадәр мавыгып укырлык басмалардан читтә торган,  кәеф-сафага акча кызганмаучы кардәшләргә ничек эндәшәсең?

  • “Мәдәният дөньясы” тапшыруында  да  милләт һәм мәгълүмат турында шактый каршылыклы һәм гыйбрәте фикерләр шактый ишетелде.
  •  “Телевизор караучылар арасында капма-каршы фикерле, төрле мәнфәгатьле кешеләр бар. Һәммәсенә дә берьюлы ярап булмый. Ләкин без тырышабыз…” (М.Айтуганова, “Яңа гасыр” телеканалы)
  •  “Яңа гасыр” телеканалы – татар мәгълүмат чараларының флагманы” (Г. Сәгыйтова, тапшыруны алып баручы)
  • “Кеше укыганда җиңелчә әйбер эзли. Җитди әйбер белән күңел ачу арасында баланс булдырырга кирәк”(Д.Сәфәров, “Matbugat.ru”)
  • “Телевидение, радиода оператив мәгълүмат кирәк. Матбугатта аналитика кирәк. Моның өчен аналитик фикерле журналист булырга тиеш.” (И. Фәйзрахманов, “Безнең гәзит”) Бу фикергә мин дә  кушылам, чыннан да, актуаль темага тирән итеп язылган мәкалә халыкны кызыксындыра, аны табып укыйлар, нинди телдә язуга карамастан.
  • “Барлык газеталарның да интернет версиясе бар, хәтта район-шәһәр газеталарының да электрон вариантын булдырдык…Кәгазь басмалар бетми ул.  Компьютерга бай Япониядә метрога төшсәң, газета укып баручыларны күрәсең…” ( И. Сәгъдәтшин, “Татмедиа” агентлыгы)
  •  “Кайбер татарча белмәгән тамашачылар шалтыратып әйтә: сезне карыйм, ләкин аңламыйм, ди. Татар контентын рус телендә тәкъдим итү турында уйлый башладым” (Р. Өметбаев, “ТНВ-Планета”)
  • “Балтыйк буе илләрендә бер гаиләдә берничә данә милли басманы яздыралар” (М. Сәфәров “Ватаным Татарстан”)
  • “42 елдан соң  Уруссуга кайтып җирле телевидение аша бирелә торган игъланнарның бары тик рус телендә генә әйтелүенә игътибар иттем” (Урал ягыннан студиягә шалтыраткан тамашачы ханым).

Бу фикерләрнең булуы  каршылыклы начар түгел, алар уйланырга мәҗбүр итә. Мине аптыраткан нәрсәләр бар. Әйтик, ни өчен укый сөйләшә белүче – күп, ләкин милли басмаларның тиражлары кими? Ни өчен татар гаиләсендә еш кына милли радио, ТВ кабызмыйлар, милли газета-журнал алдыртмыйлар? Үзебез милләт дип уфтанабыз… Германиядә яшәүче һәр кешегә шул илдә чыга торган 6,5 журнал туры килә. Анда телевидение дә бар,  интернет та шәп. Алманнар тиз укый, күп карый, тыңлый дигән тәэсир кала.

Ни өчен  өйдә, эштә бер татар икенчесен күргәч, еш кына туган телендә эндәшми? Бу сораулар барысы да кызыклы һәм аларга җавап бирү, хәлне үзгәртү  субъектив фактордан, үзебездән тора.

Китмибез!

Минемчә, безнең дәүләтебез – татар рухияте, мәдәният мохите һәм милли мәгълүмат кыры. Милләтебезнең исән калуы, үсеше өчен кирәкле шартларны тудыручы, аң-белем бирүче, күңелләрне ачучы матбугат, радио, телевидение, интернет һәр өйгә ташкын булып керергә тора. Күпләребез шушы мөмкинлеккә күңелен ачмый, аларга колак салмый, күз төшерми. Газета-журналсыз гаиләләр күрсәм, сискәнеп китәм, үзебезчә радио-телевидение тапшыруларын кабызырга өндим.

Аллага шөкер, милләттәшләребез концертларга йөрергә ярата. Елына берничә тапкыр гаиләләре белән, кайвакыт йөзәр чакырым ара үтеп килә кардәшләребез. Андыйлар барыбер дөнья малына да, рухи  азыкка да акчаларын кызганмый.  Бу бик матур күренеш.400-500 тәңкәгә, кайчак 1-2 мең сумга билетлар алына.  Шул ук  400-500 сумга газета-журнал алдырырга акча җитми диючеләргә ни әйтәсең?  Һәр басмага язылу бер концертка керү бәясе бит!

Матди тормыш никадәр михнәтле дисәк тә, хәзер кием-салым алу, машина юнәтү, чит илдә ял итү кебек нәрсәләр гадәти хәл булып күренә. Казанның супермаркетлары, базарлары тирәсендә кайнашкан, метрога ашыккан халыкка карап мин милли басмаларны укучылар, радио һәм телевидение аша рухи азык алучылар турында уйлыйм. Запаслар, ресурслар, куәтле халык ташкыннары бар икән бездә! Әнә күпме машина җилдерә, тукталып торыр урын юк. Казанда ярты миллион, Татарстанда 2 миллион татар бар, Россиядә – иң кимендә 5-8 миллион!  Юкка чыгып барган милләтләр, онытыла торган телләр андый күпмиллионлы, бай мәдәниятле, көчле матбугатлы түгел шул. Ә без бөтенләй башка. Казан кебек гүзәл башкаласы, нигез республикасы булган татарның тарихы да, бүгенгесе дә оялырлык түгел. Шундый халык үзенең мәгълүмат системасын таркатыр, хәбәрсез югалыр дип һич ышанасы килми.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*