tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәлиев: Футболның милләте бармы?
Римзил Вәлиев: Футболның милләте бармы?

Римзил Вәлиев: Футболның милләте бармы?

Быелгы җил-яңгырга кушылып  Казанда футбол давыллары  гөрли. Транспорт агымы үзгәрә, аэропорт-вокзал тирәсендә  спортчылар, волонтерлар, җанатарлар кайнаша. Телевизорда туп тибү тавышы, меңнәрчә фанатларның кычкыруы ишетелә. Аларның  битләргә буяу ягу, чәчләренә канатлар кыстыру, башларына әллә ниләр киеп, ярымкыргый кыяфәт белән шаккатыру… Әле бит бу эшнең башы гына, киләсе елда, футбол буенча дөнья чемпионаты Казанга килгәч, ниләр булыр?

Бер журналист дустым шалтыратып, футбол мәхшәренә шул кадәр акчалар туздыруга шикләнеп каравын әйтте. Буа яки Арча кебек шәһәр һәм район халкы сыярлык стадион төзү, очкычларда, автобусларда, поездларда җилдерү, кунакханәләрдә тору, тренерлар, масажистлар асрау, спортчыларга миллионнар түләү ай-һай кыйммәткә төшәдер.  Җанатарлар туп тибү тамашасын карап ләззәтләнсә дә, бу хәлләр кемнәрнеңдер күңеленә хуш килмәгәндер мөгаен. Берәүләр өчен футбол бәхет булса, икенчеләргә  тыныч  кына сөтле чәй эчеп, яфрак тавышын тыңлап утыру газизрәк.

Әмма шунысын да сизеп торам: ул футбол-хоккейга китәсе акчаны бер вакытта да укытучыларга, шигырь язучыларга, татарча гәзит чыгаручыларга бирмәячәкләр.

Ә менә спорт корылмаларының кешеләргә хезмәт итүе бәхәссез. Район саен боз сарае, бассейн, йорт саен уен мәйданнары төзү муллыкның һәм заманча акылның билгесе икәнен танымыйча берни эшли алмыйсың. Ил күләмендә танылган командалар булу, Татарстан һәм Россия гимнын җиңүче күтәрмәсендә тыңлау, ярышлардан медаль алып кайту кайда яшәвең өчен горурланырлык сәбәп тә булырга мөмкин. Бу казанышлар татар халкының исеме белән аталган республиканың, 4-5 гасыр элек җимерелгән, яндырылган Казаның милләт терәге булып торып басуын күрсәтә шатланырга туры килә әле.

Менә бит тормыш нинди катлаулы! Спортчыларга мөкиббән булу чире бар икән. Капка каршына иң кирәкле мизгелдә йөгереп килеп, тупны тиз генә аяк яки баш белән шул капкагы юнәлтүче Португалия егете Рональдога миллионнарча кешенең табынуы аптырата. Әйтерсең ул пәйгамбәр яки аның сәхәбәсе. Бер йортның диварына 20 метрлык Рональдо чыраен төшереп куеп, аны Маркс, Ленин, Исус Христосны арттырып зурлаганнар. Бу футболчы Казанга килгәч, әлә кайлардан җыелган йөзләгән журналист аның артыннан ияреп йөри, кунакханә төбендә 3-4 сәгать буе туп тибүче чыкканын көтеп ята.

Мине гарьләндерә бу! Ничек көтәләр әле. Камералары әзер, объективларының капкачы ачык. Әйтерсең, Криштиану Рональдо – рак авыруын җиңгән табип, даһи шагыйрь, гасырларда тавышы калачак җырчы, айга төшеп исән-имин йореп кайкан очучы яки космик корабы ясаган өчен Нобель бүләге алган акыл иясе, шаккатыргыч чибәр, үтә дә талантлы актриса, яисә 100 бандитны кулга алган, котычкыч мафиядән курыкмаган комиссар? Һич югы бәлки ул Билл Гейтс, Стив Джобс кебек заманча технология остасыдыр?! Юк шул, Рональдо бары тик капкага тупны еш кертә һәм шуның белән иленә, спорт клубына файда китерә. Моның өчен миллионнарча евро эш хакы алып! (Салым түләү темасына кагылмыйк). Уйнау техникасын өстенрәк аның, ул җитез спортчы, анысы хак.

Бәлки туп остасының файдасы бардыр? Әгәр дә мәгәр үзебезнең яшь җилкенчәк тере Рональдоны күреп, үзләре дә көненә 4-5 сәгать күнегүләр ясаса, болан кебек йөгерсә, юлбарыстай сикерсә, бассейнга барса, стадионнан чыкмый ятса, без оныкларыбызны чыныктыру форсатына сөенер идек. Әмма күпчелек балалар гаджеттан, мобиль телефоннан аерылып, спорт сараена, футбол кырына яисә бассейнга чапмый. Барыбер алар шул ук телевизор, компьютер алдында бөкрәеп утыра, айфон, айпад актара. Ни өчен шулай бу? Шатланыйкмы без моңа, әллә кайгырыйкмы?

Җәй уртасы якынлашканда бала-чаганы кояшта янган, тәннәре ныгыган килеш күрәсе килә. Гадәттә алай килеп чыкмый. Күпләрне иңбашлары тарайган, кул-аяклары нечкәргән, күкрәк-корсаклары калынайган килеш күрү җанны сызлата! Моның сәбәбе – гади физкультура күнеге җитмәүдә. Ярышлар оештыру бер хәл, ә һәр баланың саулыгын ныгыту өчен тагы нидер эшләргә кирәк. Менә шуның тәртибе, технологиясе җитми күрәсең.

Ә сәүдә, кемнәргәдер акча эшләү технологиясе төптән уйланган. Әйтик, Рональдо кебек “йолдызлар” кайбер товар, мәсәлән, шампунь яки сыра рекламалыйлар һәм олигархларга зур файда китерәләр. Шуңа күрә шау-шу, ажиотаж табынулар үз-үзен аклыйлар һәм файда китерәләр. Маяковский әйтмешли, йолдызларны кабызалар икән, димәк, бу кемгәдер кирәк булырга тиеш. Телевизор каршында яки айпад кочаклап утырган малайлардан спортчы үстерү бу технологиягә мәҗбүри максат итеп кертелмәгән. Булса ярый, барып чыкмаса, бигайбә, үзегез карагыз, дигән “месседж” – хәбәр җибәрелгән.

Өстәвенә, зур спорт, футбол ул – тамаша, борынгы гладиатор сугышлары кебек нәрсә. Ул кешеләрне куркыта, мавыктыра. Эчтә җыелган кара энергияне, ачуны чыгарырга да ярый ул. Шатлык-бәхет китерергә дә, “үзебезнекеләр” белән “дошманнар” арасындагы каршылыкны хәл итәргә дә ярдәм итә. Ике төркемнең бер-берсенә кара-каршы торуы чын сугышны, канлы бәрелешне алыштыру әмәле дә. Һәм, әйткәнебезчә, сәүдә, реклама һәм тотализатор ярдәмендә акча эшләү ысулы да. 22 кешенең бер күн куык артыннан чабып йөрүе тиктомалга түгел! Тормыш театры бу! Шуңа күрә уеннар киңәя, стадионнар зурая, трансляция-күрсәтү ысуллары камилләшә. Үзебезнең Казан да, Татарстаныбыз да шушы мәгълумат уен империясенең тәгәрмәче булып бара. Хәерлегә булсын!

Йолдызлар кабызу технологиясе

Кыскасы, сүзем футбол турында гына түгел. Туп тибеп, дәүләтләр, кыйтгалар ярышында катнашу милләтләр язмышын хәл итүгә дә бәйле. Халык күмәкләп җыелган һәр урында тарих, милләт, тел, логать, гадәт вә әхлак кыллары тик тора алмый. Кешеләрнең аяк куллары гына түгел, җаннары, акыл-фәһемләре дә бар.

Сүземнең башында искә алган дустым футболга акча туздыру, шау-шу куптаруга шикләнеп караган икән, бу очраклы хәл түгел. Чөнки стадионнарда йөзләгән илдән килгән кунаклар сызгырганда, бай дәүләтләр, көчле командалар акча, ә спортчылар медальләр бүлгәндә, дәүләт гимнында “бөек Русь” дип аталган илебез дә бар. Һәм ул кайчак алга ыргылып карый, әмма еш кына читкәрәк басып, чатнаган иреннәрен ялап тора. 145 миллион кешеле, җирләргә бай, зур гаскәрле илебез дә футбол уйнау кагыйдәләренә буйсына. Кая барсын ул? Чыккансың икән мәйданга , уйнарга кирәк!

Татарстан да зур спортта гомуми кагыйдәрләр буенча уйный. Кайчак уңышлы, ә кайвакыт күләгәдә кала. Спорт бит бу. Монда татарлык турында сүз куертып тору читен! Республика дигән дәрәҗәң онытылмаса, ярый әле. Милләттәшләрдән команда туплау турында хыялланып та булмый. Хәтта “Рубин” өчен уенчылар җыйганда да акча капчыгы һәм уенчыларның бәдәне хәлиткеч фактор булып беренче урында тора.

Ләкин барыбер футболның милли төсмере бар ул. Әнә карагыз, Германия, Англия футболчылар ничек уйный да, Африкадан чыккан спортчылар ничек йөгерә? Бразилия яшел футбол кырында нишли! Булдыксыз яки ялкау, пошмас яки җилбәзәк кавемнәрнең спортта кем булуы әллә каян күренеп тора. Шуңа күрә кайбер илләр арендага башка як егетләрен яллап, легионерлар уйната.

Ә татарлар ничек тибә тупны? Минемчә, татар спортчыларының футболда да үз йөзләре бар. Аларга битараф карамыйлар. Самара егете Галимҗан Хөсәеновның “Спартак” клубында ничек уйнаганын өлкән буын әле дә хәтерли. 40-50 ел үткәч тә!

Мин үзем футбол фанаты түгел, матчларны сирәк карыйм, иң зур ярышлар вакытында гына кабынам. Ләкин Галимҗан әле дә күз алдымда тора. Мин аңарда татарлык сизә идем. Талант, холык, чыдамлык, дәрт бар безнең иң шәп егетләрдә. Балет остасы Рудольф Нуриев әйтмешли, тамырларда татар каны тизрәк ага ахры. Дөрес, хәзерге чорда татарларның ничек уйнавын бөтенләй аз беләм. Ләкин Дасаев, Хидиятуллин, Нигмәтуллин кебек фамилияләр бөтен дөньяга яңгырады. Тагы кемнәрнең исемнәре тарала хәзер?

Футболны да, башка уенны да робот яки ит чумәләсе уйнамый, җанлы кеше уйный. Караучысы белән дә шул ук хәл. Тамашаны кем карый, бу шул милләтнең тормышы. Кемнәр ярышта (кинофильмда, данлы эштә яки начар гамәлдә) катнаша, бусы да шул милләтнең яшәеше. Шунлыктан мин фанатларның нинди телдә сөйләшүе, холкы, тәртибе ниндирәк булуга игътибар итәм.

Чыннан да, уйлап карагыз әле. Татарлар футбол турында нинди телдә гәп кора соң? Үзара сөйләшкәндә, нинди сыйфатларны, шәхесләрне хуп күрә? Матчларны телевизордан күрсәткәндә, һәрвакыт билгеле спорт журналисты, “Шәһри Казан” газетасының элекке баш мөхәррире Илдус Илдархановны искә төшерәм. Атлас Гафиятов ни хәлдә икән дип уйлыйм. Алар минем өчен бик мөһим затлар. Чөнки спорт ярышларыннан татарча репортаж, үз телебездә эшләүче комментатор яшьләргә туган тел мәктәбе була алыр иде. 90 нчы елларда футбол-хоккейдан татарча репортаж алып бару омтылышы булды. Аннан соң туктаттылар аны. Тел белмәүчеләр каршы төшкәндер. Аерым каналдан күрсәтү җаен тапмаганнардыр.

Глобализаторлардан курыкмаска!

Тамаша карауга, аны тасвирлауга да керә алмаган тел ничек яшьләрне яуласын? Кемдер көлгәндер әле бәлки, нигә кирәк ул татарча карау, сөйләү дип. Спортта гына түгел, икътисадта, сәясәттә дә рус, инглиз телләре җиткән кебек. Ләкин бу телләрнең, глобализатор теле булып, башкаларны басып китүенә ышанмыйм. Ә Кытай? Һиндлар? Испаннар? Гарәпләр? Алар бер генә тел – инглизчә белән канәгатьләнәме соң? Спортта гына түгел, социаль-икътисади тормышта, базарда, банкта бер тел белән генә ерак китә алмыйсың. Глобализация йөз миллионнар авазын тарата. Әнә, кечкенә ил Бангладешта яшәүчеләр (товар сатып алучылар) саны Россиянекен күпкә узып китә. Индонезия дә. Тагы күпме ил. Меня каян килә глобализация җиле! Татарлар бу җил-давылда каушап кала торган халык түгел. Үзләре телләрен аркылы тешләмәсәләр.

Сер түгел, үзебезнең мөхтәрәм затлар арасында да техник фәннәрне бары тик русча гына укыту мөмкин дип санаучылар булды һәм бар. Әйтерсең, Пифагор, Әбугалисина рус кешеләре булган. Ә бит математикада, химиядә шул фәннең теле, мантыйгы патшалык итә. Башы эшләгән татар малае формулаларны аңлый, тигезләмәләрне чишә, ачышлар ясый, менә дигән йортлар, юллар сала. Республикабыз, аның төп тармаклары белән озак еллар буе авылдан чыккан татар кешеләре, ике телне дә яхшы белүчеләр идарә итте. Алар бер генә тел белүчеләрне җиңел генә узып киткәнәр.

Тырышлык, җитезлек, берничә телне белү, интуиция, фикерләү алгоритмы, гыйлем әстәү, фантазия кебек нәрсәләр телгә бәйләп куелмаган. Тел ярдәмчел әсбап, аны өйрәнеп яки онытып, тагын искә төшереп була. Онытма гына! Шуңа күрә мәктәптә гел татарча укыган академик Камил Вәлиев Мамадыштан, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев Актаныштан Казанга килеп, соңрак илгә һәм дөньяга танылган.

Мондый затлар, саный китсәң, йөзләгән, меңләгән. Ташкента үскән Пенза татары Рәшит Сюняев татарча аңлый, башка телләрдә сөйләшсә дә, милли тарихыбыз, татарлар белән кызыксына. Ул да Рональдо кебек журналистлар игътибары уртасында һәм моңа лаеклы. Германиядә яшәп, шул илнең дә, Россиянең дә иң зур астрофизигы ул. Күптән түгел Мәскәү кремлендә аңа Владимир Путин Россиянең дәүләт бүләген тапшырды. Җиһанның төзелешен аңлатучы, яңа галактикалар ачучы шәхес үзенең татарлыгын белә һәм яшерми. Бәлки, ул татар булмаса, башка гаиләдә, башка холыклы булып үссә, мондый уңышларга ирешә алмас иде.

Ягъни мәсәлән, телен-милләтен дә оныткан, фәндә, хезмәттә, спортта, сәнгаттә уңыш казана алмаган кешеләр көн саен очрый. Булдыклы кеше һәкайда булдыра, пешмәгән һәм үшән затлар гаепне башка аудара. Янәсе, мин авылдан яки каладан, совет режимында үсеп надан калдым ди ул. Минемчә, спортта да, мәдәниятта да заводлардагы кебек технология бар. Шул тәртип сакланмаса, җиңүләр юк. Менә безнең шатларда милли үсеш өчен мәдәният, мәгариф (чикләнгән булса да), матбугат системасы бар. Радио-телевидение, интернет милләтләр өчен ябык түгел.

Ләкин шул техник мөмкинлекләрне үзебез юньләп кулланмыйбыз әле. Ягъни әзер атка атланмыйбыз, кабызган машинага утырмыйбыз. Укы китап, кара экранга, интернет челтәреннән үз кардәшләреңне эзләп тап, бәлки, сөйгән ярың үзебезнең халыктан булыр. Кибеткә бар, милли кием ал, үзебезчә реклама урнаштыр. 2-3 төрле дәүләт программасы татарлыкны саклауга юнәлдерелгән. Милли спорт төрләре, сабантуй бәйгеләре, ат чабышлары хәтта чит кавемнәрне кызыктыра. Казанда спорт корылмалары, стадионнар, бассейннар бар. Анда да татарларга юл ачык. Ләкин күпләребез аларны урап үтә, бәгъзеләргә сыраханәләргә, эчемлек кибетләренә юл турырак тоела. Бу инде технологиянең аксап, туктап калуы.“Машина” бар, ә аның тирәсендә кешеләр җитешми.

Мисал өчен милли сыйныфларны, мәктәпләрне искә алыйк. Казанда 19 татар гимназиясе бар. Аларның сыйфатын, гамәлләрен багып торабыз димәс идем. Ярты миллион татар яшәгән кала өчен бу җитәрлек түгел. Әле милли мәктәпнең кечкенә иске биналарда көн күрүенә зарланабыз. Ләкин элегрәк Җиңү Проспектында, быел Яңа Азин урамын ачылган затлы мәктәпләрдә дефицит… татар балалары икән бит. Ата-аналар русча укытуны таләп итә имеш. Шәһәр газетасында авыз тутырып сөйлиләр. Имеш, татар исемлеләрне көчләп укытмакчылар.

Мин моңа ышанмыйм. Бу явыз ниятле политтехнология, кабәхәт реклама булырга мөмкин. Баласын татарча укытырга хыялланаган татар оялып читтә йоридер дип уйлыйм. Оялса да була – чын татар гаиләсендә кимендә дүрт- биш бала булырга тиеш. Кая соң алар авылда, шәһәрдә?

Дәүләт әзерләгән матди базадан өркү – ул өр-яңа бассейнда йөзүдән баш тарту кебек түгелме бу? Патша заманында дәүләттән татар мәгарифенә, мәдәниятенә, матбугатына бер тиен бирелмәгән. Милли байлар үзләре “спонсор”. Ә бүген әзер форсатны кулланмыйбыз. Технологиядә кеше факторы сүлпәнәйсә, татар башкаласы Казанда татар театрына йөрү кимергә мөмкин. Хәзер үк бар инде ул хәл. “Әкият” театрындагы татарча тамашага айга бер-ике уйнарлык кына килә. Яшь тамашачылар театры бар. Алар бит киләчәктә Камал театрына даими йөрерлек кешеләр тәрбияләргә тиеш. Республика, милләт тарихын чагылдырган пьеса-сценарийларны шул яшьләр иҗат итәр дип өметләник. Сәхнәдә уйнау, фильмнар төшерү, дөнья яшьләре арасында татар егет-кызларының урынын билгеләү ФИФА яки ЮНЕСКО оешмаларыннан түгел, үзебездән тора ич. Сабан туйларга читтән тамашачылар ташырга туры килмәсен дисәк, сәнгать һәм спорт тамашаларына җан кертүче үзебез булырга тиештер, ә?

Бер Рональдога гына табыну, Киркоровка мөкиббән китү безне сазлыктан тартып чыгара алмый. Яңа йолдызлар, үзебезнең кумирлар булсын иде. Марат Башаров, Чулпан Хамматова, Тиматилар Мәскәү күгендә җемелдәгәндә, тагын да яшьрәк яңа йолдызларны көтәм. Ярый әле Салават белән Элвин Грей-Юльякшин йокыдан уятып күңелне ачалар. Сюрпризлар, яңа исемәр, вакыйгалар булмаса күңелсез…

Йолдызларыбызның кайберләре татар булмаса да, сәнгатьнең, спортның, фәннен якты күгендә кабынучылар Казанны, республиканы хөрмәт итсәләр, халкыбызны зурласалар, мин аларның “фанаты” булырга әзер. Бергәләшеп, спорт һәм тамаша залларында үзебезнең йолдызларны хуплап сызгырырга насыйп булсын. Ә хәзергә футбол карыйбыз, кешеләр ни кылана икән?

Римзил Вәлиев, intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*