tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Ринат Абдулкаюмов: Казанга укырга киләсем килә
Ринат Абдулкаюмов: Казанга укырга киләсем килә

Ринат Абдулкаюмов: Казанга укырга киләсем килә

21 октябрьдә Халыклар дуслыгы йорты бинасында татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Беренче урынга лаек булучылар арасында башка илләрдән килгән милләттәшләребез дә бар. Аларның берсе – Казахстан егете Ринат Абдулкаюмов.

Ринат Абдулкаюмов – Казахстанның Павлодар шәһәреннән. Әлеге олимпиадада катнашканда җиңүче булырмын дип башына да китермәгән ул. Аның төп максаты – олимпиадада катнашып татар телен камилләштерү, Татарстан турында яхшырак белү булган. Бактың исә, Ринатның туган теле буенча белемнәре башкаларныкына караганда күпкә төплерәк икән. Ул үзен чын мәгънәсендә татар егете итеп таныткан. Әлеге олимпиададан алган хис-кичерешләре турында ул “Intertat.ru” газетасына да сөйләде.

– Ринат, татар теле һәм әдәбиятын ничек шулай яхшы беләсең?

– Дөресен генә әйткәндә, моннан нәкъ ике ел элек мин татар телендә сөйләшә дә белми идем. Аңлавын аңлыйм, тик ни өчендер җавап бирә алмыйм. 2010 елда мин үзебезнең шәһәрдәге Милли яңарыш мәктәбенә йөри башладым. Хәзер, Аллага шөкер, туган телемдә сөйләшә дә алам.

– Ә гаиләдә ничегрәк, татар телендә аралашасызмы?

– Мин катнаш гаиләдән. Әтием – татар, әнием – рус. Шуңа күрә, гаиләдә ике телгә дә игътибар зур. Русча да, татарча да аралашырга тырышабыз. Әле алай гына да түгел, казах телендә дә сөйләшеп утырган бар. Рус һәм казах телләрендә аралашу уңайлырак, әлбәттә, чөнки шул мохиттә яшим. Соңгы вакытта татар телемдә дә алга китеш нык сизелә. Бүгенге җиңүем – шуның ачык мисалыдыр, мөгаен.

– Әлеге бәйгедә катнашу теләге ничек туды? Ошбу чара турында кайдан белдең, Ринат?

– Иң беренче чиратта, татар теле һәм әдәбияты укытучым Роза Сираҗетдиновага рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә ул мине әлеге олимпиадада катнашырга чакырды. Ә чара турында исә интернеттан укып белдек. Ялгышмасам, олимпиадада Павлодардан без барлыгы өч кеше катнашканбыз. Ә Казанга килү исә бары тик икебезгә генә насыйп булды.

– Олимпиадага әзерлек эшләре ничек барды? Уңышыңның сере нәрсәдә?

– Иң беренче чиратта, без дәресләрдә бары тик татар телендә генә аралаштык, татарча китаплар укыдык. Аннары инде татар дөньясы, аның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, Татарстан тарихы белән таныштык. Анда туплаган белемнәр миңа олимпиада сорауларына җавап биргәндә бик булышты. Олимпиаданың беренче турында татар теле кагыйдәләре һәм төрле татар язучыларына, алар иҗат иткән әсәрләргә кагылышлы сораулар эләкте. Икенче турга бирегә килдек. Монда инде авыррак булды. Башта безне сөйләштереп карадылар, аннары үз шәһәребез турында презентация күрсәттек. Өченче турда безне сәнгати яктан сынадылар.

– Казанга беренче тапкыр гына килүеңме?

– Әйе, Казанда мин әле тәүге мәртәбә. Ниһаять, миңа моңа кадәр рәсемнәрдән генә күрергә күнеккән урыннарны үз күзләрем белән күрү насыйп булды. Казан бик матур шәһәр. Ә Казахстанга кайткач исә, таныш-белешләремә, якыннарыма, иң беренче чиратта, Кремль турында сөйләячәкмен.

– Ринат, әлеге олимпиадада катнашу сиңа нәрсә бирде?

– Бу чара миндә татар теленә кызыксыну һәм хөрмәтне тагын да арттырды. Мин үзем кебек үк башка төбәкләрдән килгән, шушында гомер итүче татар яшьләре белән таныштым. Алар белән аралашуны алга таба да дәвам итәчәкмен. Татар дөньясында кайнау, аның бер өлеше булу миңа бик ошый.

– Казанга яшәргә килергә теләгең юкмы?

– Мин быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйм. Университетка укырга керергә исәп. Бәлки әле Казанның берәр яхшы югары уку йортына укырга керү насыйп булыр, тырышып карарга уйлыйм.

Чыннан да, әлеге олимпиададан соң Ринат Абдулкаюмовка Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтына керү күпкә җиңелрәк булыр, мөгаен. Аңа киләчәктә чын күңелдән уңышлар телисе килә.

Автор: Рәмзия Закирова
Чыганак: “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*