tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Билалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына баш мөхәррир итеп билгеләнде
Ринат Билалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына баш мөхәррир итеп билгеләнде

Ринат Билалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына баш мөхәррир итеп билгеләнде

Танылган журналист һәм медиаменеджер, «Бизнес Онлайн» журналистлар коллективының элеккеге җитәкчесе Ринат Билалов бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына баш мөхәррир буларак тәкъдим ителде.

Яңа җитәкчене журналистларга «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте. Ул Ринат Билаловның төп бурычы эчтәлекле иҗади контент белән шөгыльләнү булуын билгеләп үтте.

«Ринат Билаловның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына килүе җитди казаныш. Соңгы дүрт елда „Татар-информ“ бик зур этап узды, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң күп укылу һәм телгән алыну буенча лидер булды. Хәзер агентлыкның бурычы — республиканың иң йогынтылы массакүләм мәгълүмат чарасы булу. Моның өчен безгә Ринат Билалов кебек электрон массакүләм мәгълүмат чараларында зур тәҗрибәсе булган баш мөхәррир кирәк», — диде Шамил Садыйков.

Ринат Билалов «Татар-информ»га килгәч, башка кадрлар да алмашыначак, диде генераль директор.

«Без «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына иң тәҗрибәле журналистларны җыю өчен массакүләм мәгълүмат чаралары сегментында кадрлар базарын игътибар белән өйрәнәбез», — диде «Татмедиа» АҖ җитәкчесе.

Шамил Садыйков соңгы елда Татарстанның дәүләт медиахолдингында мәгълүмат вертикален төзү буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. «Татар-информ» агентлыгына холдингның журналлары һәм район басмалары белән эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә Ринат Билаловка холдингның барлык мәгълүмат чараларын бердәм мәгълүмат чылбырына интеграцияләү өчен «Татмедиа» АҖ генераль директорының урынбасары вазифасы да бирелде», — дип аңлатты Шамил Садыйков.

«Татар-инфором»ның баш мөхәрриренә административ һәм финанс эшләр йөкләнмәячәк. Аның төп бурычы — агентлыкны иҗади үстерү, сайтны яңа эчтәлекле итү.

Ринат Билалов 1971 елда Венгриядә туган. Журналистикага 1988 елда Чаллыда «Знамя коммунизма» газетасына штаттан тыш хәбәрче булып килгән. Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлаган. 90нчы елларда ул «Камгэсэнергострой» гаммәви оешманың корпоратив массакүләм мәгълүмат чарасында, «Три точки» яшьләр газетасында, «Аргамак» журналында эшләгән, Татарстан Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының Чаллы шәһәрендәге редакциясе редакторы булган, «Новый город» басмасын нәшер иткән.

2004-2006 елларда Ринат Билалов «Восточный экспресс» газетасының баш мөхәррире булган, 2006- 2008 елларда «Молодежь Татарстана» газетасы коллективын җитәкләгән. 2008-2015 елларда «Бизнес онлайн» эшлекле электрон газетасы шеф-редакторы булган.

2015 елның июненнән Ринат Билалов «Татспиртпром» АҖ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары итеп билгеләнгән. Соңгы өч елда генераль директор буларак «Бизнес онлайн. Закамье» басмасын җитәкләгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*