tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Фәхретдинов UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе булды
Ринат Фәхретдинов UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе булды

Ринат Фәхретдинов UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе булды

Катнаш көрәш сәнгате (ММА) көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFS лигасы белән контракт төзеде. Ул UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды.

«Мин беләм: Россиядә анда көрәшергә миннән дә лаеклырак егетләр күп, әмма кем дә булса ул шанстан баш тарта алыр идеме? ММА дөньясында истә калу өчен барысын да эшләрмен. Кызыл китапка кергән татар егете UFC лигасында! Алга!» — дип яза көрәшче үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Мордовия Республикасының «Республика юридик яклавы» адвокатлар коллегиясе адвокаты Марат Ашимов якташының уңышы белән горурлануын әйтте. «UFC — дөньядагы иң дәрәҗәле лига. Анда кешене урамнан алмыйлар, бу — көрәшченең уңыш күрсәткече», — диде ул.

29 яшьлек спортчы Ринат Фәхретдинов чыгышы белән Мордовия республикасының Азюрка авылында туган, Казанда үскән. Берничә ел элек Мәскәүгә күченгән. Татарстан ММА федерациясе исеменнән чыгыш ясый.

Ул профессиональ көрәш белән 2013 елда шөгыльләнә башлый. Ул — хәрби самбо, панкратион, катнаш көрәш буенча спорт мастеры.

Ринат Фәхретдиновны «татар гладиаторы» дип атыйлар. Ул катнаш көрәш буенча Россиядәге иң өметле көрәшчеләрнең берсе булып санала. Аның үзенчәлеге — вакытыннан алда җиңү. Ул еш кына беренче раундта ук үзенең «буа торган гильотина» ысулын кулланып җиңә.

Гөлүзә Ибраһимова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*