tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Арчада – эшлекле очрашуда катнашты
Ринат Закиров Арчада – эшлекле очрашуда катнашты

Ринат Закиров Арчада – эшлекле очрашуда катнашты

7 нче февраль көнне Урта һөнәри белем бирүче Дәүләт автономияле мәгариф учреждениясе «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте» Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәгендә «Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар теле: традицияләр һәм новаторлык» исеме астында республикакүләм семинар узды. Семинарда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы, Арча муниципаль район башлыгы Алмас Әмин улы Нәзиров һәм Казан федераль университеты галимнәре, дәреслек авторлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Шушы үзәктә җыелуның төп максаты: татар теле укытуның сыйфатын күтәрү, укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләү, татар мәктәпләрендә, гимназияләрдә башка предметларны татарча укытуны оештыру мәсьәләләрен карау булды.

Пленар утырыш барышында Ринат Зиннур улы Закиров туган телебез белән горурланып яшәргә, татар исемен югалтмаска кирәклеген ассызыклады. «Без ниһаять шушы көнгә килеп җиттек. Татар телен укытуда милли кадрлар әзерәүгә зур игътибар бирелә башлады. Туган телдә укыту ул – онытыла башлаган йолаларыбызны кире кайтару, гореф – гадәтләребезне саклап калу»,- дип йомгаклады чыгышын конгресс рәисе.

Арчалыларда эчтәлекле, зур әһәмияткә ия булган «Әлифба» музее эшләп килә. Музейда булган Әлифбаларга бүген тагын Прагадан кайткан чех Әлифбасы өстәлде. Аны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Ринат Зиннур улы Закиров тапшырды. Җитәкчеләргә иҗади уңышлар, татар җанлы студентлар теләде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*