tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Авыллар тарихын өйрәнү үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк
Ринат Закиров: Авыллар тарихын өйрәнү үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк

Ринат Закиров: Авыллар тарихын өйрәнү үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк

Бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены ачылды. Ике көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар төбәк тарихын өйрәнү буенча башкарылган эшләре турында сөйләшәчәк, үз тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачак.

Җыен катнашучыларның эш программасы «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» түгәрәк өстәле белән башланды. Аның эшендә 200дән артык кеше катнаша.

Түгәрәк өстәлне “Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”  төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов алып бара.

Кереш сүз белән иң баштан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров чыгыш ясады.

  • Халкыбызның 90 елларында барлыкка килгән яңа тарихында бик күп эшләр башкарылды, халкыбызның көче-куәте артты. Соңгы елларда төбәкчеләр тарихыбызны өйрәнүдә алга китте, аларны халкыбызга җиткерде. Безгә тарихыбызны югалтмыйча, кайсы юнәлешләрдә эшләргә, тарихыбызны югалтмау өчен ниләр эшләргә икәне турында уйларга кирәк. Татар авыллары, Аллага шөкер, шактый. Аларның күбесенең тарихы билгеле. Шулай да милләтебезнең әле өйрәнмәгән катламнары җитәрлек. Иранда урнашкан татар авыллары өйрәнелмәгән, башка чит илләргә барып урнашкан татарларның тарихын өйрәнәсе бар. Безгә һәр авылның тарихын өйрәнергә, белергә кирәк. Үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә кирәк, – дип белдерде Ринат Закиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*