tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров белгечләрне авыл хуҗалыгында төпләндереп калдыру проблемасын күтәрде
Ринат Закиров белгечләрне авыл хуҗалыгында төпләндереп калдыру проблемасын күтәрде

Ринат Закиров белгечләрне авыл хуҗалыгында төпләндереп калдыру проблемасын күтәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров авыл хуҗалыгында белгечләрне тотып калу өчен бюджетта нинди чаралар күрелүе турында кызыксынды.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2019 елга, 2020-2021 еллар планына бюджет турында закон проекты буенча фикер алышуда Ринат Закиров шул хакта сорау бирде. «Авыл хуҗалыгында продукция белән генә булмый бит әле. Яшьләр юк. Бу хакта уйланасызмы? Яшьләрне авылда төпләндереп калдыру өчен нәрсәләр эшлисез? Киләсе елда шул мәсьәлә буенча нинди чаралар күреләчәк?» – дип сорады ул.

Бу мәсьәлә буенча Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Олег Пелевин әйтүенчә, республика программалары, шул исәптән, авыл җирлегенә яшьләрне җәлеп итү өчен дә гамәлгә ашырыла. «Әгәр эш урыннары булса, кеше китмәячәк. Кече хуҗалык формаларын үстерү юнәлешендә республика ел саен 2 млрд сум акча сарыф итә. Татарстан Президенты да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсен муниципаль берәмлек башлыкларына даими искә төшереп тора. Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары да шул максаттан булдырыла. Бүген барлыгы 70 сәнәгать мәйданчыгы исәпләнә. Аларда 10 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды. Киләсе елда бу мәйданчыкларны тагын арттыру ниятләнә», – диде ул.

Комитет утырышында билгеле булганча, 2018 елда авыл хуҗалыгы тулай продукты күләме 263,3 млрд сум күләмендә бәяләнә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең алдагы елларда үсеше 101,9 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елга бюджет проектында авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләренә 11,5 млрд сум күләмендә акча каралганын әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173171/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*