tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Гомер буе татар хатын-кызының рух ныклыгына хәйран калып, шуны татып яшим
Ринат Закиров: Гомер буе татар хатын-кызының рух ныклыгына хәйран калып, шуны татып яшим

Ринат Закиров: Гомер буе татар хатын-кызының рух ныклыгына хәйран калып, шуны татып яшим

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” берлеге кичә Казан тамашачысына яңа форматлы үзенчәлекле проект тәкъдим итте. “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” әдәби-музыкаль кичәдә сәхнә тотучылар, нигездә, үзешчән шагыйрәләр иде. Әлеге проектны Казанга композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов алып килде. Проект һәм сценарий авторы – Башкортостан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” берлеге җитәкчесе Динә Морзакаева.

Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте. Мәдәни чараны “Татар-информ” онлайн күрсәтте. Тамашачылар 2,5 сәгать барган кичәне “бер сулышта узды” дип бәяләделәр. Тамашачылар арасында күренекле татар шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Гыйльманов, җырчы Рөстәм Маликов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев бар иде. Башкортстан шагыйрәләренең шигырьләренә язылган җырларны Татарстанда яшәп иҗат иткән танылган җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева белән Рөстәм Асаев та башкарды.

Кичә азагында сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров чыгып, сәхнәдә дә, залда да хатын-кызлар утырган кичәне югары бәяләде. “Ике сәгать ярым буе сәхнәдән залга җылылык бөркелә. Без татар хатын-кызларының нинди рухи көчкә ия икәнлеген тарихтан да беләбез, борынгы язмаларда да ул турыда әйтелгән. Ирләр сугышта кырылып беткәннән соң, шул ук коралларны алып, хатын-кызлар сафка басканнар, – диде ул. – Узган гасыр ахырында татар театры сәхнәсендә атаклы Марсель Сәлимҗанов бер спектакль куйды. Ул анда хатын-кызларның үз-үзләрен тотышларын, бу дөньядагы ролен йомшаграк итеп күрсәткән иде. Мин Марсель Сәлимҗанов янына барып: “Хатын-кызларның рухын рәнҗетергә кирәкми. Татар сәхнәсенә көчле хатын-кызларны менгерергә кирәк”, – дигән идем. Мин гомерем буе татар хатын-кызларының рух ныклыгына хәйран калып, шуңа сөенеп һәм шуны татып яшим. XVIII-XIX гасырларда Төркестаннарга китеп, кемнәр белем биргән? Безнең татар хатын-кызлары. Бүгенге көннәргә кадәр андагы милләтнең тарихны белгән укыган кешеләре татарларга рәхмәтле булып яшәүләрен яшермиләр. Мөхлисә Бубый кебек хатын-кызларыбыз булган. Башкортстаннан килеп безне шаккатырып иҗатларын күрсәтә алган хатын-кызларга без бик рәхмәтле. Казанның бәһасе бик югары, иҗатта бигрәк тә. Сәгатьләр буе безне тыңлата алгансыз икән, димәк, тыңлатырлык байлыгыгыз бар. Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез – ул безнең мул сулы чишмәбез. Биредә татарның рухы сакланмаса шигърияте булмас иде”.

Ринат Закиров Башкортстан шагыйрәләренә һәм аларның иҗатын җыр итеп халыкка җиткергән артистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Рузилә Мөхәммәтова  «Татар-информ»,

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*