tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: “Кулаткы укулары”н “Эдуард хаҗи Ганиев укулары” дип үзгәртергә кирәк
Ринат Закиров: “Кулаткы укулары”н “Эдуард хаҗи Ганиев укулары” дип үзгәртергә кирәк

Ринат Закиров: “Кулаткы укулары”н “Эдуард хаҗи Ганиев укулары” дип үзгәртергә кирәк

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы, Иске Кулаткы бистәсе Мәдәният йортында XIX Кулаткы укулары башланды. Быел ул татарның милләтпәрвар улы Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиевның якты истәлегенә багышлап үткәрелә. Укулар кысаларындагы  “Татар зыялы байларының үткәне һәм бүгенгесе” фәнни-гамәли конференциясе мәрхүм Эдуард Ганиев рухына дога кылу белән ачылды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашында уза.

Искәртеп узабыз, Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, эшмәкәр, меценат Эдуард Ганиев быелның 8 февралендә 67 яшендә вафат булды. Ул – Иске Кулаткыда ислам динебезне кайтарыйк дип җан атып, райондагы изге җирләрне кадерләүгә, мә­четләр салуга, дин әһелләре әзерләүгә хәләл акчасын сарыф иткән кеше. Шуңа да быелгы Кулаткы укуларын аның якты истәлегенә багышлап үткәрү карары кабул ителде.

“Кулаткы укулары”нда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде.

Киләсе елда бу укуларны Эдуард хаҗи укулары дип үзгәртсәк берәү дә каршы килмәстер. Эдуард хаҗи моңа бик лаек шәхес һәм бу аның исемен мәңгеләштерү булачак. Биредә Кулаткы җирендәге татар тормышын көйләүгә өлеш керкән Эдуард әфәнденең дәвамчылары утыра. Безнең теләгебез шушы – ул омтылган әйберләрне, ул нигез салган традицияләрне дәвам итәсе иде. Бу аның рухына дога кылу, без Ходай алдында аның рухын саклаучылар булып күренербез, – дип Ринат Закиров халкыбызга киләчәктә дә иманлы булып, татар булып, туган телебезне яратып, туган телдә тәрбияне алга сөреп яшәргә теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*