tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Мөслимдә халык бүгенге көн белән түгел, киләчәк белән яши
Ринат Закиров: Мөслимдә халык бүгенге көн белән түгел, киләчәк белән яши

Ринат Закиров: Мөслимдә халык бүгенге көн белән түгел, киләчәк белән яши

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатларны ел саен бер район үрнәгендә эшмәкәрлек үсеше белән таныштыралар. Быел мондый сәфәр Мөслим районына оештырылды. Җыенга Россиянең 40ка якын төбәгеннән җыелган кече һәм урта бизнес вәкиле өчен бу бик файдалы, үрнәк итеп алырдай тәҗрибә булды. Эшмәкәрләрнең һәркайсы биредән зур канәгатьлек хисе белән кайтып китүен билгеләп узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров җыен делегатларын алып бару өчен җирлек сайлаганда, Мөслимгә килеп, күреп, район башлыгы белән аралашкач, эшмәкәрләрне шушы районга алып килергә кирәгенә инануын әйтте. Район башлыгының үз җирлеге турында шулкадәр яратып сөйләве, районның соңгы елларда ирешелгән уңышлары, эшмәкәрлектәге алдынгы тәҗрибә нәкъ Мөслимгә өстенлек бирү фикерен ныгыткан.

– Ерак булса да, шушы җирлеккә килергә кирәк икән дип кайттым. Бу җирлектә яшәүче халык бүгенге көн белән түгел, киләчәк белән яши. Бу чыннан да, барыбыз өчен дә үрнәк. 5 елдан аз гына артык вакыт эчендә халкыбызның тормышын шулай үзгәртә алган җитәкчеләр барлыгын күрдек, – дип белдерде Ринат Закиров.

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин үзләре өчен ике үсеш юнәлешен өстен куюын әйтте. Шуларның берсе икътисади үсеш булса, икенчесе – рухи-әхлакый үсеш, ди ул.

Аның 5 ел җитәкчелек итү дәверендә Мөслим һәм районның башка авыллары зур уңай үзгәрешләр кичергән – юллар салынган, зиратлар чистартылган, су линияләре төзекләндерелгән, урамнар яктыртылган, социаль объектлары яңартылган. Боларның барысы да халык ярдәме белән башкарылган: үзара салым җыеп, дәүләттән субсидия алып, шундый зур нәтиҗәләргә ирешә алганнар. 2-3 ел эчендә шулай ук тротуарлар салынган, спорт объектлары төзелгән, парклар булдырылган. Район дәүләт программаларыннан актив файдалана, бу эшчәнлеккә иганәчеләрне дә актив җәлеп итә.

– Авыл җанлы, киң күңелле кешеләр булганда гына уңышка ирешеп була. Моны без бизнес вәкилләренә аңлатырга, шуны сеңдерергә тырышабыз. Районда эшләнгән бар эш тә күмәк көч белән башкарылды. Яшәү мохите уңай булмаса, кешене калдырып булмый. Әкрен-әкрен кешеләр, белгечләр җирлегебезгә кайта башлады, – ди Рамил Муллин.

Районның икътисади тармактагы уңышлары да мактауга лаек. Бүген биредә 485 эшмәкәрлек субъекты эшләп килә. Кече эшмәкәрлек 40%ны тәшкил итә. Хезмәт хакын арттыруга да ирешкәннәр.

Мөслимдә бигрәк тә кошчылык актив үсеш ала – бу тармактагы 25 җитештерү эшли, ел ахырына кадәр тагын 10сы барлыкка килер дип көтелә. Иркутскидан, Калининградтан кадәр килеп Мөслимнән кошлар сатып алалар.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Мөслимнең шушы уңышларын үз күзләре белән күрә алды, биредәге сөт эшкәртү, кош-корт үрчетү һәм башка төр җитештерүләр белән таныша, эшмәкәрләр, фермерлар белән аралаша, үз сорауларын бирә алды. Барысы да Мөслимдә эшмәкәрлек өчен тудырылган мохитне бик югары бәяләде.

– Безнең форумда катнашкан эшмәкәрләр – дәрәҗәле, үз авылларында нык итеп аякка баскан, зур йөкне үз өстенә алган кешеләр. Без бердәм булырга тиеш. Мөслим үрнәген күреп, шушы тәҗрибәне үзегездә үстерү нияте белән кайтып китсәгез, без моңа шат кына булачакбыз, – дип белдерде Ринат Закиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*