tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Наилə Фатехова кебек шəхеслəр татар миллəтен тотып тора ала
Ринат Закиров: Наилə Фатехова кебек шəхеслəр татар миллəтен тотып тора ала

Ринат Закиров: Наилə Фатехова кебек шəхеслəр татар миллəтен тотып тора ала

Кичә Кəрим Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм комедия театры бинасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Фатехованың “Рәхмәт яусын” ноталы җыентыгын һәм “Без бергә” СD дискын тәкъдим итү кичәсе булды.

Чарага махсус кунаклар буларак “Мəдинə” рухи музыка ансамбле, халыкара һəм Россия конкурслары лауреатлары Зөлфия Хəбибуллаева белəн Рафек Вəлитов чакырылган иде.

Җырчы “Рəхмəт яусын” дип аталган программасы белəн Татарстан районнарын йөреп чыкканын əйтеп үтте. “Кайсы якка барма, бөтен җирдə җылы каршы алдылар. Татарстан халкына рəхмəт! Рухи ватаныбызда, шушы тарихи урында чыгыш ясавы – үзе зур бəхет”, – диде Наилə Фатехова.

Наилə Фатехова кичəдə татар халык җырларыннан попурри, үзенең репертуарындагы элекке һəм яңа иҗат иткəн җырларын һəм дини җырлар – көйгə салынган мөнəҗəтлəр башкарды.

“Мин Мəскəү шəһəрендə туып үстем, ə минем əти-əнием Түбəн Новгородтан һəм Казаннан. К.Тинчурин залында да Казаннан булган туган-тумачаларым утыра. Сезнең каршыда чыгыш ясау күңелгə үзе бер рəхəтлек бирə”, – дип билгелəп үтте Наилə Фатехова.

“Наилə Фатехованың дəртле җырлары һəр кешенең күңеленə барып җитте, дип уйлыйм. Аның Мəскəүдəн килеп, иҗат кичəлəрен үткəрүе күркəм традициягə əйлəнде. Казан тамашачылары һəм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнəн үзеңə рəхмəт яусын, дип əйтəбез”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе.

“Чыннан да, Наилə кебек кешелəр безнең миллəтебезне тотып тора ала. Ул җырчы гына түгел, оештыручы да. Күп кенə җырчыларыбызның концертларын, кичəлəрен Мəскəү шəһəрендə оештырырга нəкъ менə Наилə Фатехова ярдəм итə. Миллəтебезне бөтен барлыгы белəн аңлап, тупларга булыша торган шəхеслəребезнең берсе ул”, – диде Ринат Закиров.

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы исеменнəн Наилə Фатеховага һəм аның кичəсендə чыгыш ясаган иҗатташ дусларына Рəхмəт хаты тапшырды.

Наилә Фатехова – татар җырчысы, Татарстанның (2006) һәм Россиянең (2002) атказанган артисты. Татар эстрадасында төп урынны биләгән туган көн, мәхәббәт, туганлык хисләренә багышланган гадәти җырлардан аермалы буларак, Н.Фатехованың репертуарын тарихи һәм дини темаларга багышланган җырлар биләп тора.

Наилә Фатехова – “Мәдинә” ансамблен оештыручы. Әлеге төркем мөселман илләрендә гастрольләрдә еш була һәм бик күп бүләкләргә ала. Бүген җырчы “Рух” продюсерлык үзәге директоры булып эшли. Мәскәүдә яшәүче татарлар белән һәрдаим элемтәдә тора, алар белән төрле проектлар эшли.

Наилә Фатехова Бари Алибасов студиясендә бик күп җыр яздыра. “На-На” төркеме белән чыгыш ясый. “Умырзая” җыр җыентыгын чыгара. Аннан соң “Тынычлык кешесе”, “Гөлләр”, “Татар илем” дип аталган дисклары чыга.

Зилә Мөбәрәкшина,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*