enrutat
Баш бит / ВИДЕО: Ринат Закиров: «Татар авыллары эшмәкәрләре җыены Конгрессның иң абруйлы чараларының берсе»

ВИДЕО: Ринат Закиров: «Татар авыллары эшмәкәрләре җыены Конгрессның иң абруйлы чараларының берсе»

“Җирсез милләт булмый. Һәрбер милләтнең мәдәнияте җир эшкәртү культурасыннан башлана. Һәрбер милләтнең бетүе җирдән аерылудан башлана. Җирдән аерылган кешенең көче китә, җирдән аерылган милләтнең кодрәте китә. Безнең милләт, Аллага шөкер, уңган-булган. Авыл эшмәкәрләре исә авылларыбызны саклаучылар, халкыбызга эш хакы түләүчеләр”, — дип белдерде Бөтендөнья татар  эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары, җыен кысаларында көндез узган дисскуссион мәйданчыкларга нәтиҗә ясау өчен Татарстан Фәннәр академиясендә җыелган иде. Биредә  татар авылларының социаль икътисади нигезен тәэмин итүдә эшмәкәрләрнең роле турында фикер алыштылар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының беренче урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, гомер-гомергә авыл халкы мал -туары белән мактанып торган.

Безнең республикада авыл халкына үз кәсепләрен югалтмыйча, аларга ярдәм итеп, малларын, хуҗалыкларын сакларга һәм үстерергә мөмкинлек биргән программалар гамәлдә. Аларның бер өлеше республика күләмендә тормышка ашырыла, икенчеләре федераль грантлар-субсидияләр, дип билгеләде ул.

Бүгенге көндә 1 миллион кеше авылда яши. 65 мең хуҗалыкта 110 мең савым сыеры тоталар. Татарстанда 260 млрд сумга якын продукция җитештерелгән, шуның яртысы шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында әзерләнгән. Бу санны киметмичә саклау һәм тагын да арттыру дәүләт ярдәменнән башка мөмкин түгел, билгеле. Ришат Хәбипов шушындый чараларны санап үтте.

“Гаилә фермалары” программасы– 25 баш сыер тотканнарга 1 миллион сум түләнә. 1205 гаилә фермасы бар – фермерларыбыз ел саен 18 процент үсеш күрсәтә, дип белдерде ул. Шәхси хуҗалыкларга да ярдәм чаралары бар.

  • Берзаман республикабызда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими башлаган иде. Бу бездә бик нык борчу уятты. Шунда без мал санын 5 сыерга арттырган кешеләргә 120 мең субсидия бирелә башлады. Бу республика бюджетыннан бирелә торган ярдәм. Муниципаль берәмлекләр савым аппаратлары алуга ярдәм күрсәтә.

-Шул рәвешле без 2016-2017 елларда савым сыерлар кимүне туктата алдык. Сыеры бер дә булмаганнарга сатып алган тананың 15 меңен кире кайтарабыз. Татарстан республикасы сөт җитештерү буенча лидер. Безгә тиңнәр юк. 1 миллион 800 мең литр сөт -400 мең литр сөт шәхси хуҗалыклардан җыела. Максат итеп 2 миллион литр сөт җитештерү бурычы куелган. Әмма сөт бәяләре төшү бу максатларга бераз аяк чала, әмма  якын араларда бу хәл тотрыклыланыр дигән өметен белдерде.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үз җитәкчелегендә эш иткән “Гаилә фермалары” мәйданчыгы эшенә нәтиҗә ясады. Бу мәйданда 102 кеше катнашкан, 10 гаилә чыгыш ясаган, 6 кеше үз фикерен белдергән.

Гаилә фермалары — тәрбия чыганагы, аларда әтисе дә, әнисе дә, балалары да бер юнәлештә, бер мәнфәгатьләрдә эш итәләр. Бу бик дөрес һәм кирәкле юнәлеш, — дип белдерде Кадрия ханым.

Бу секциядә шулай ук авыл туризмы, тарихны, телне саклау кебек мәсьәләләр күтәрелгән.

“Умартачылык” эшчәнлеге, продукцияне эшкәртү һәм сату турында “Тенториум Аква” заводы директоры Римас Шәйхетдинов чыгыш ясады. Бу завод умартачылыкның барлык продуктларын эшкәртә һәм төрледән-төрле продукция җитештерә. Умарта тотучылар һәм үз продукциясен сатудан кыенлыклар кичерүчеләрне үз заводлары белән хезмәттәшлек итәргә чакырылды.

“Татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов авылларны саклау мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, борынгы авылларыбыз бик күп, аларның күпчелегенең тарихы өйрәнелмәгән. Әмма соңгы вакытта бу эш актив җәелдерелә башлаган, бер төркем кыенлыклар белән очрашырга туры килсә дә, соңгы елларда күп эшләр башкарыла, китаплар бастырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чарага нәтиҗә ясап, үз фикерләрен җиткерде.

Без бу проектны башлаганда, ул хәрәкәткә әйләнүен күздә тоткан идек. Чыннан да сөенечебезгә чыннан да хәрәкәткә әйләнә. Меңләгән авыллардан  бу чарага килгән эшмәкәрләр — татар авылларының нигезен тәшкил иткән кешеләр. Шактый гына төбәкләрдә бу хәрәкәтнең кыйпылчыклары тарала – Пермь өлкәсендә, Чувашия республикасында шулай эшмәкәрләрне җыя башладылар. Конгресс дистәләгән проект гамәлгә ашыра – Татар авыллары эшмәкәрләре җыены шулар арасында иң абруйлысы, — дип белдерде Ринат Закиров.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*