tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырды
Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырды

Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырды

Беренче форумнарга килгән яшьләр бүгенге форумга килгән яшьләрдән шактый нык аерыла. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре әнә шундый фикердә. Бүген бу хакта БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров форумның пленар утырышын тәмамлап ясаган чыгышында белдерде. “Барыбызның да фикере бер – татар яшьләре шактый төпле фикерле”, – дип, ул яшьләрнең күбесенең милли хәрәкәттә катнашкан ата-бабаларының дәвамчылары булуын билгеләп узды.

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төрле төбәкләрдәге яшьләр тормышына игътибарлы булуын ассызыклады. “Яшьләр хәрәкәте куәтле булмый икән, Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлегенең мәгънәсе булмаячак”, – диде ул. Аның сүзләренчә, Россия төбәкләрендә 100 дән артык татар яшьләре оешмалары бар.

Ринат Закиров татар авылларын торгызу, саклау буенча махсус проект – Татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылуы турында сөйләп узды. “Бөтен төбәктән татар эшмәкәрләре килә, алар авылларның икътисадын булдыручылар”, – диде ул һәм татар авылларында яшәүче яшьләрне авылны үстерү өчен эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә өндәде.

Шулай ук һәр елны татар дин әһелләрен очраштыру җыеннары уздырылуын да әйтеп китте. “Бу бик мөһим. Халкыбыз иманга килмәсә, аның киләчәге икеле”, – диде ул һәм ил буенча соңгы елларда илдә 3 меңнән артык, шул исәптән Татарстанда 1 меңгә якын мәчет төзелүен хәбәр итте. Ринат Закиров мәчетләрдә, янәсе, татарлардан тыш анда башка милләт вәкилләре дә йөри дигән сылтау белән, вәгазьләрне рус телендә уку гадәткә кереп киткәнен дә әйтте. “Бу алай булырга тиеш түгел. Вәгазьләр татар телендә укылырга тиеш. Яшьләр бу мәсьәләдә аеруча сизгер булсын иде. Мәчетләр – милләтне саклый торган урыннарның берсе”, – диде.

Ринат Закиров Казанда татар хатын-кызлары форумын үткәрүне дә күркәм гадәткә әйләнеп киткәнен искәртте. “Гомер-гомергә татар хатын-кызлары милләтне саклау юлында булган”, – диде. Ул шулай ук читтән килгән ватандашларны уку йортларына кертү буенча эш алып барылуын да әйтте һәм яшьләрне Казанга укырга чакырды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*