tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланды
Ринат Закиров – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланды

Ринат Закиров – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланды

Татарстанда 14 сентябрьдә үткән Дәүләт Советы депутатлары сайлауларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров депутат булып сайланды. 46 нчы Арча бермандатлы сайлау округы халкының 96 проценты Ринат Зиннур улына ышанычын белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аппараты Закиров Ринат Зиннур улын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлануы белән ихлас күңелдән котлый. Бу җаваплы вазыйфада уңышлы эшләр телибез!

Белешмә:

Закиров Ринат Зиннур улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, “Казан” милли-мәдәни үзәге директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе.
Ринат Закиров 1948 елның 1 августында Татарстан Республикасы Чистай районы Нарат-Елга авылында туган.
1972 елда инженер-химик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган.
Тарих фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты.
Хезмәт юлын Казан химия-технология институты инженеры буларак 1972 елда башлый.
1972-1980 – Татарстанның комсомол өлкә комитетында пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда бүлеге мөдире.
1980-1988 – Татарстанның партия өлкә комитетында мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең урынбасары.
1988-1991 – В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы башлыгы.
1991 – “Казан” милли мәдәният үзәгенең директоры.
1996 – Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары.
2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
2004-2009 – өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2009-2014 – дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
“Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале, “Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*