tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышты
Ринат Закиров Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышты

Ринат Закиров Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Томск өлкәсенә кылган эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге белән танышты. Бу көннәрдә әлеге үзәк 25 еллыгын билгеләп үтә. Ул тарихи “Кәрим бай йорты”нда урнашкан һәм ил күләмендә өлкә бюджетыннан финансланган һәм аерым бинага ия булган санаулы мәдәният мәркәзләренең берсе.

Томск татар мәдәнияте үзәге каршында бүгенге көндә “Айнур” хореографик ансамбле, “Ялкын” вокаль ансамбле, “Нур” ветераннар үзешчән хоры, “Чулпан” вокаль-хореографик хоры, “Яшел диңгез” яшьләр клубы, “Талиб” ислам нигезләрен өйрәнү клубы, Балалар өчен “Татар теле һәм мәдәнияте” түгәрәге, “Якташлар” татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр клубы, “Замандашлар” ретро-клубы һ.б. эшли.

Ел саен татар мәдәнияте көннәре, татар мәдәнияте фестивале, милли көрәш төрләре буенча ярышлар, Ураза-бәйрәм, Корбан-бәйрәм, Сабантуй үткәрелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*