tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Уфадагы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашты
Ринат Закиров Уфадагы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашты

Ринат Закиров Уфадагы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашты

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстанда эшләп килүче “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасыннан Фатыйма Фәткуллина һәм Розалия Халикова белән очрашты.

Әңгәмә барышында икеяклы хезмәттәшлек, бергәләп эшләү мәсьәләләре каралды.

Белешмә: “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы 2001 елның 24 маенда оештырыла. Аңа нигез салучы ханымнар: Гөлзиян Яһүдина, Байна Сәлимгәрәева, Фәндидә Харрасова, Резидә Вәлитова, Фәнизә Гыймадиева һәм башкалар – беренче татар профессиональ актрисасы, Уфада “Нур” татар труппасына нигез салучы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская хөрмәтенә оешмаларына шушы исем сайлап алалар. “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы Уфаның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килә. Төп максаты итеп, оешма татар гаиләсен ныгытуга, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән эшчәнлекне күздә тота. Унөч актив эшчәнлеге белән “Сәхипҗамал” оешмасы Башкортстанда үзен бик яхшы танытты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*