tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закировның Кырымга сәфәре
Ринат Закировның Кырымга сәфәре

Ринат Закировның Кырымга сәфәре

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның  Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация Кырым Республикасында булып кайтты. Бу сәфәр барышында конгресс җитәкчесе Кырым Республикасының вице-спикеры Ремзи Ильясов, Кырым Республикасының министрлар Советы рәисе урынбасары Руслан Бальбек, милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән халыклар эшләре комитеты рәисе Заур Смирнов, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев, Кырым татарлары Мәҗлесе активистлары, “Кырым бирлиге” оешмасы һәм  “Ак калфак”хатын-кызлар оешмасы вәкилләре   белән очрашып эшлекле сөйләшүләр алып барды.

Ринат Закиров Кырым Республикасы мөфтие Әмирали Аблаевны 12-14 июнь көннәрендә Казанда узачак Бөтенроссия татар имамнарының “Милли тормыш һәм дин” VI Форумына чакырды. Мөфти Казанга килергә вәгъдә бирде.

Кырым Республикасының вице-спикеры Ремзи Ильясов 1-5 июнь көннәрендә Казанда узачак XII Халыкара театр фестивале вакытында башкалабызга киләчәген әйтте.

Шулай ук, Кырым Республикасының министрлар Советы рәисе урынбасары Руслан Бальбек 1 августа Казанда узачак Сабантуена рәсми делегация белән килергә теләге барлыгын белдерде.

Әлеге очрашуларда Ринат Закировны Татарстанның Кырым Республикасындагы даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов та катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*