tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринатка милләт кирәк!
Ринатка милләт кирәк!

Ринатка милләт кирәк!

1980 нче елның гыйнвар башында мин “Комсомольская правда” газетасының үз хәбәрчесе итеп Казанга килгәндә комсомолның өлкә комитетында пропаганда һәм массакүләм-мәдәният эшләре бүлеген Ринат Закиров җитәкли иде. Беренче секретарь Шамил Агеев, идеология секретаре Фәрит Газизуллин, эшче һәи аыл яшьләре бүлеге мөдире Роберт Нагаев һәм башкалар шул чордан ук югалып калмады, кешеләрнең күз алдында булды.

Ринат Закиров та халыкның күз алдында. Үзе, абыйсы Шамил кебек үк, химия-технология институтын тәмамласа да, мәдәният, сәясәт, иҗади интеллигенция мөхитендә кайнашты. Кызыклы-вакыйгалар күп, әмма бер көн хәтергә уелып калган. Бер заман миңа партия өлкә комитетының культура бүлегендә эшләүче Ринат Закиров Арча районындагы Үрнәк поселогындагы СПТУ га барып, булачак механизаторлар белән очрашырга тәкъдим итте. Үзебез белән Татарстанның халык шагыйре Сибгать Хакимне дә алып барабыз. Яңгырлы көнне минем карамактагы ак “Волга”га утырып баткак авыл юллары буйлап киттек Үрнәккә.

Анда тракторчылыкка укучы авыл егетләренә шигырьләр ишеттерү, татарча интеграль дәрес үткәрү, халыклар дуслыгына, матур әдәбияткә, мәдәнияткә, классик әсәрләргә егетәрнең күзләрен ачу…Истәлеккә училищеда укучылар өчен махсус чыгарылган кәгазь тышлы калын гына хрестоматия калды. Анда Совет, рус, татар әдәбияты әсәрләреннән өзекләр татарча бастырылган иде. Ринат Закиров авыл механизаторларын аларның туган телендә укыту, аларга интернациональ тәрбия турында диссертация яклаганда бу хрестоматия менә дигән әсбап булып хезмәт итте. Нинди шәп китап иде ул! Теләсә кайсы вакытта кирәкле әсәрне искә төшереп була иде. Соңрак аны кемдер алып кире кайтармады. Аяныч хәл! Табасы иде аны…

Татарларга да, башка милләт вәкилләренә дә үз һөнәрен үзләштерү белән берән берг әдәбиятны, халыклар дуслыгының нигезе буып хезмәт итүче мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне бирәсе иде. Чөнки милли тарихны, әдәбиятны белмәгән кешеләр белән бергә яшәү, аралашу, эшләү, фикерне аңлату бик кыен. Тоттырасы иде булачак идарәчеләрнең кулына шундый (хәзерге шартларга ярашлы) хрестоматия!
Ринат Закиров педагогика буенча кандидатлык диссертация әзерләгән “Профтехпедагогика” фәнни-тикшерү институты хәзер каядыр булган, аның җитәкчесе атаклы академик Мирза Мәхмүтов та арабызда юк. Сибгат Хакимнең булачак механизаторларга шигырь укуы әле дә колакта яңгырый:”Язмышым…Әткәмнән ятим итсәң дә, телемнән итмә ятим!…”

Ринат Закиров гел шул юлдан атлады. Мин аны докторлык диссертациясен дә тәрбия буенча яклар дип көткән идем, ә ул татар тарихына борылды. Хәзер дә шул ук юлдан бара. Иҗади интеллигенция,яшьләр, идарә структуралары, чаралар оештыру… Аның белән һәрвакыт турысын ярып сөйләшү, бәхәсләшү, комсомолдагы гадәт буенча эшнең асылын яклау әле дә онтылмый. Шулай булып калсын. Язмыш телебездән, мәдәниятыбыздан итмәсен ятим!

1 август, юбилей көнендә, Ринат Закиров турында сорасалар, бернинди бәхәссез әйтелә торган сүз шул:
Ринат Закировка милләт кирәк. Идарәчеләр өчен иң мөһим, үрнәк булырлак сыйфат бу.

Бу рәсем 2002 нче елның 29 августында, Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе итеп сайланган утырыштан соң төшерелгән. Ул моңарчы беркайда да басылмаган.

 

 

 

Римзил Вәлиев, журналист,

татар конгрессы ветераны

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*