tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Риодагы Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов турында әтисе: “Ярышлардан кайтып кергәне юк”
Риодагы Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов турында әтисе: “Ярышлардан кайтып кергәне юк”

Риодагы Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов турында әтисе: “Ярышлардан кайтып кергәне юк”

Бразилиянең Рио-де-Жайнеро шәһәрендә үткрелгән 31 нче җәйге Олимпия уеннарында Россия спортчылары команда беренчелегендә беренче өчлеккә уза алмаса да, шунысы сөендерә, алтын медаль яулаучылар арасында татар егетләре, кызлары да бар, дип игътибарны юнәлтә “Теләчеинформ” сайты.

Мәсәлән, 5 август көнне штанга күтәрүдә Үзбәкстанда яшәүче 25 яшьлек 105 килограм үлчәү авырлыгындагы милләттәшебез Руслан Нуретдинов 237 килограмм күтәреп (күкрәктән алып күтәрүдә), чемпион исемен генә яулап калмыйча, Олимпия рекорды да куйды. Штанганы җирдән алуда 194 килограммны күтәрә алды. 2014 елда Казахстанда узган дөнья беренчелегендә күкрәктән 239 килограммлы, ә җирдән 193 килограмм авырлыктагы штанганы күтәргән иде. Шулай ук без Русланны 2013 елда Казанда зур уңыш белән узган студентларның 27нче Бөтендөнья җәйге универсиадасы чемпионы буларак та хәтерлибез.

Шунысы игътибарга лаек: Русланның әтисе Шамил абый белән әнисе Гөлчирә апа бүген Теләче районының Иске Җөри авылында яши. Май аенда алар биредә йорт сатып алганнар.

“Күченгәнебезгә берничә ай гына. Бәрәңге утырттык. Артык күп булмаса да, кышлык печән запасы тупладык, куяннар алып җибәрдек. Җирлеккә ияләндек инде. Авыл халкы, күрше-тирә белән дә танышып өлгердек. Сатып алган өебез яңа түгел, шулай да, күңел яхшыга өметләнә, бәлкем, тора-бара, яңарта да алырбыз дим, – дип, әти кеше тормышларындагы үзгәрешләрне барлый. – Уртанчы улыбыз Илдар да безнең белән яши. Аны биредә, Татарстанда төпләндерергә уйлыйбыз. Әлегә Казан янындагы Константиновка бистәсендә эшли. Лаеклы хезмәт хакы белән күңеленә хуш килерлек эш урыны тапса, бәлки ул да бирегә кайтыр”. Шул рәвешле, гаилә әлегә эзләнү юлында. Шамил абый үзе дә эш эзли, шушы җирлектә яисә Теләчедә эш табарыма өметләнәм, ди.

Гөлчирә апа улы Русланны каршы алырга, котларга Үзбәкстанга кайтып киткән. “Соңгы көннәрне котлаулар күп ишеттек. Әле моннан, әле тегеннән шалтыраталар, дигәндәй…Бик күңелле”, – ди Шамил абый.

Руслан штанга спорты белән 7 яшьтә шөгыльләнә башлаган. Абыйлары Ирек белән Илдарга ияреп түгәрәккә йөри башлаган иде, шуннан туктамады, ди әти кеше. “12 яшьтә Үзбәкстан чемпионы, 16да Азия чемпионы исемен яулады. 2012 елда Лондонда узган Олимпиадада 4нче булган иде. 2013 елда Польшада узган дөнья беренчелегендә чемпион исемен яулады. Руслан бүген Андиҗан дәүләт университетының спорт факультетында белем ала. Быел магистратураны тәмамлый. Олимпиадага аны болгар тренеры Георгий Иванов әзерләде”, – ди улының казанышлары турында..

Гаиләнең нәсел җепләре турында кызыксынгач, Шамил абый: “Әтием чыгышы белән Ульяновск өлкәсенннән, әнием Оренбург якларыннан иде. Балачакта Ульяновск өлкәсенә кунакка кайтканны хәтерләмим, ә менә Оренбург төбәгенә еш кайта идек. Икесе дә мәрхүмнәр инде, – дип хатирәләрен барлый. – Без биш бала Андиҗан өлкәсенең Ханабад шәһәрендә туып үстек. Биш сеңелемә бер абый мин. Дүрт сеңелем Россиядә яши. Гомер буе шофер хезмәтендә булдым, трал белән ерак юлларга йөрдем. Җәмәгатем Гөлчирә апаң шәфкать туташы булып эшләде”.

Алга таба Русланның да Россиягә күчү ихтималы юкмы, дигәнгә, Шамил абый өздереп кенә әйтергә ашыкмый. “Ул турында сөйләшкәнен хәтерләмим. Анысын киләчәк күрсәтер инде. Яклар белән ничек сөйләшәләр, кем нәрсә вәгъдә итә бит. Быел Русланның Үзбәкстан хөкүмәте белән төзегән килешүнең вакыты чыкканын гына беләм. Алга таба килешүне озайтамы, әллә икенче илне сайлыймы – анысын Руслан үзе хәл итәчәк. Соңгы елларда аның белән сирәк күрешәбез. Аның ярышлардан, җыеннардан кайтып кергәне юк”, – дип, бу мәсьәләнең ачык калуына ишарәли.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*