tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: “Бүгенге көндә безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк”
Ркаил Зәйдулла: “Бүгенге көндә безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк”

Ркаил Зәйдулла: “Бүгенге көндә безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк”

Безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әдәби әсәрләр кирәк дип саный халык язучысы Ркаил Зәйдулла. Бу хакта ул Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска багышлап “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Әдәбият – ул сәясәт. Бүгенге көндә безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк. Бу әсәр безнең укучыга нәрсә бирә, нинди тематик киңлек алып килә – нәтиҗәләре шундый булырга тиеш”, – диде Ркаил Зәйдулла.

Ул әдәби конкурста аның темалары күрсәтелмәгән булуын искәртте. Әсәрләрнең күпчелеге көнкүреш темасына язылганлыгын да әйтте.

Ркаил Зәйдулла жюрига әдәбият өчен нык борчыла торган объектив кешеләрне тәкъдим итәргә кирәклегенә басым ясады. Әмма жюриның да 100 процент гаделлегенә ышанып бетеп булмавын искәртте.

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша. Конкурска нәтиҗә 2020 елда ясалачак.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар – роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме – роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*